Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә халкы дин сабагы ала

"Дин сабагы алмакчы идек. Районның кайсы авылларында, кайчан укыталар? Шул хакта яза алмассызмы? Раилә". Редакциягә әнә шундый сорау белән мөрәҗәгать иттеләр. Бу хакта район имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Сәгъдиевкә әйттек.

-Бүгенге көндә дини сабак алырга теләүчеләр Олы Әтнә, Күңгәр, Күшәр, Иске Җогып, Бәрәскә һәм Бәрәзә авылы имамнарына килеп сөйләшә алалар, - диде ул.

Әйтүенчә, инде укырга теләүчеләрдән төркемнәр туплау башланган.

Күәм авылында яшәүче мөгаллимә Рафисә апа белән дә сөйләштек.

-Елдагыча дин сабагы алырга теләүчеләрдән яңа төркем туплыйбыз. Укулар 1 ноябрьдән башланыр дип торабыз, - диде мөгаллимә.

Шунысы да бар, Рафисә апада ир-егетләр дә, хатын-кызлар да, балалар да рәхәтләнеп гыйлем алалар. Араларында Күәмнән генә түгел, районның төрле авылларыннан килеп укучылар бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев