Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә халкы, эре сәүдә оешмаларыннан алыгыз

сыйфат атнасы Ноябрьнең һәр икенче пәнҗешәмбесе Бөтендөнья сыйфат көне буларак үтә. Бу хакта Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсенең Әтнә, Арча, Биектау районнары буенча белгеч-эксперты Фәния Сабирова белән сөйләштек.

- Еш кына катлаулы көнкүреш техникасы сатып алган вакытта проблемалар туа. Андый товарны каян алырга, сыйфатын ничек тикшерергә?

- Россия Хөкүмәтенең махсус карары техник яктан катлаулы көнкүреш товарлары исемлеген билгели. Алар - радиоэлектрон аппаратура, элемтә чаралары, исәпләү һәм күбәйтү техникасы, фото һәм киноаппаратура, сәгатьләр, музыкаль товарлар, электр-көнкүреш техникасы, машина һәм башка техник катлаулы товарлар. Бу товарларны сатып алганда түбәндәгеләрне истә тотыгыз. Катлаулы көнкүреш техникасын эре сәүдә предприятиеләреннән алырга тырышыгыз. Аларда товар сайлау мөмкинлеге зуррак, сатучы-консультантлар да күп белә. Өстәвенә, товар сатып алу шартлары күбрәк: мәсәлән, кредитка, рассрочкага һ.б.

- Кредитка алып отылучылар да бар.

- Шуңа күрә башта игътибар белән кредит килешүен укып чыгыгыз. Чөнки, бик еш, сезгә телдән аңлаткан белән кредитта язылганнар аерыла. Үзегезне кызыксындырган һәр нәрсәне сорагыз! Килешүдә кредит бирүче оешманың мәгълүматлары булсын, адресы гына түгел, телефон номерлары да булу шарт.

- Катлаулы техниканы сатып алып кайткач, урнаштырырга кирәк бит әле?

- Дөрестән дә, әйтик, кер юу машинасын урнаштыру өстәмә хезмәт булып тора. Шуңа күрә ул аерым түләнәме яки товар бәясенә керәме икәнен сатучы хәл итә. Гадәттә ул товар бәясенә кертелә.

- Гарантия ремонты буенча ни әйтерсез?

- Гарантия срогы чыкмаса, товарның завод дефекты бушлай төзәтелә. Кайбер сатучылар сатып алучыларны кызыктыру өчен өстәмә бушлай сервис хезмәте дә кертәләр.

- Ике катлаулы көнкүреш техникасын бер бәядән тәкъдим итүләрен ничек аңларга?

- Бу очракның ике төрле вариантын күрәм. Мөгаен, техника иске квалификацияле һәм сатучы аны тизрәк сату өчен шулай эшли дияргә нигез бар. Яки икенче товарда кимчелекләр бар һәм сатучы аннан котылу өчен тизрәк сатып җибәрү ягын карый.

- Алдадылар дип санасаң, кая мөрәҗәгать итәргә?

- Гарантия срогына керсә, товарның дефектын күрсәтеп һәм таләпләр белән (мәсәлән, товарны алыштыруны яки бәясен төшерүне сорап) сатучыга гариза языгыз. Проблема хәл ителмәсә, үзегезнең кулланучылар хокукын яклау органнарына мөрәҗәгать итегез. Әгәр инде бу очракта да конфликт уңай хәл ителмәсә, судка мөрәҗәгать итеп, сатучының матди зыянны гына түгел, срогы узган өчен неустойка һәм рухи зыянны каплавын да таләп итә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев