Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә халкы “Халык участок инспекторы”н сайлый

"Элек үз һөнәренең иң-иңнәрен билгелиләр иде. Хәзер осталарны аерым билгеләү калмады бугай инде...". Райондашыбыз Фәрит әнә шулай дип мөрәҗәгать итте. Ник калмасын, Фәрит, бар ул оста һөнәр иясен билгеләү. Алай гына түгел, бүгенге көндә дә дәвам итә. Иң хәбәрдары буларак, бу хакта "Әтнә " полиция бүлегенең участок инспекторлары җитәкчесе Фәнис...

"Элек үз һөнәренең иң-иңнәрен билгелиләр иде. Хәзер осталарны аерым билгеләү калмады бугай инде...". Райондашыбыз Фәрит әнә шулай дип мөрәҗәгать итте.

Ник калмасын, Фәрит, бар ул оста һөнәр иясен билгеләү. Алай гына түгел, бүгенге көндә дә дәвам итә. Иң хәбәрдары буларак, бу хакта "Әтнә " полиция бүлегенең участок инспекторлары җитәкчесе Фәнис Низамиевтан сораштык.

Елдагыча, иң яхшы, иң уңган, иң булган "Халык участок инспекторы"н ачыклыйлар. 11 сентябрьдән 20 сентябрьгә кадәр шул исемдәге Бөтенроссия конкурсының I этабы бара. Сер түгел, көнкүрештәге җинаять, авыр хәлле гаиләләр, караусыз калган балалар, алкоголь һәм наркотиклар куллануны профилактикалау, беренче чиратта, участок инспекторы җилкәсендә. Өстәвенә, бездә аларның санын да кыскарттылар. Район халкына өч участок инспекторы - Илнар Закиров, Фәнил Сабиров һәм Марсель Шәрәпов хезмәт күрсәтә. Ә инде махсус конкурс аркылы конкрет участок инспекторының хезмәте халык тарафыннан бәяләнә. Заманча итеп - интернет аша, араларыннан иң яхшысын билгели аласыз. Тавышыгызны AtninskiUUP@yandex.ru электрон адресына җибәрә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев