Әтнә халкы кырыла
ЗАГС бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, июль аенда районда барысы 8 сабый беренче тапкыр дәньяга аваз салган. Шул ук вакытта 18 райондашыбыз якты дөнья белән хушлашкан. 7 пар язылышкан, 1 пар аерылышкан. Узган елны исә июль аенда 13 сабый туып, 22 кеше үлгән булган. 8 пар язылышкан, 1 пар аерылышкан. Быел...
ЗАГС бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, июль аенда районда барысы 8 сабый беренче тапкыр дәньяга аваз салган. Шул ук вакытта 18 райондашыбыз якты дөнья белән хушлашкан. 7 пар язылышкан, 1 пар аерылышкан. Узган елны исә июль аенда 13 сабый туып, 22 кеше үлгән булган. 8 пар язылышкан, 1 пар аерылышкан. Быел ел башыннан 55 бала туган. Аларның 27се - малай, 28е- кыз. Сабыйларның 21е- гаиләдә беренче, 24е- гаиләдә икенче, 10сы - гаиләдә өченче бала булып туган. Бакыйлыкка 148 кеше күчкән. Шуның 57се - ир-ат, 91е - хатын-кыз. 34 пар язылышкан, 11 пар аерылышкан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев