Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә халкы Равил Садриев белән хушлаша

Үзең киттең... Елмаюлы төсең калды... Сукмакларда ышанып баскан эзең калды... Елатырга, моңсу уйлар уйлатырга Төрле чакта әйткән төрле сүзең калды... - Безнең төбәк бик борынгы икән, тагын бер дәлилен таптык... Бу безне күтәрәчәк әле! - Кала тавына кагылышлы барлык материалларны өйрәнеп бетердем, Күәм авылында аяк басмаган бер генә очырма да...

Үзең киттең... Елмаюлы төсең калды...

Сукмакларда ышанып баскан эзең калды...

Елатырга, моңсу уйлар уйлатырга

Төрле чакта әйткән төрле сүзең калды...

- Безнең төбәк бик борынгы икән, тагын бер дәлилен таптык... Бу безне күтәрәчәк әле!

- Кала тавына кагылышлы барлык материалларны өйрәнеп бетердем, Күәм авылында аяк басмаган бер генә очырма да калмады... күпме материал, борынгы китаплар... әйтеп бетергесез хәзинә... Моңа кадәр язылган Әтнә тарихын да өйрәнәм, кайберләре бик дөрескә дә туры килми, үзгәртеп эшлисем килә. Вакыт кирәк, докторлык эше язарлык материал тупланды...

- Безнең укучылар тагын җиңде бит, Күәм мәктәбеннән генә түгел, башка мәктәпләрдән булганына да сөендем... Бу укучылар сәләтле, алда чыкканнары кебек, олимпиадаларда катнаштырып барсак, бәлки боларын да уку йортларына имтихансыз гына кертеп булыр... Бер бала өчен борчылам, кыерсыталар, кагылган сыман, районга барып белгечләр белән сөйләшми булмас, ахыры; сез дә ярдәм итәрсез... Ветераннарның тормыш юлын өйрәнәбез укучылар белән, үзләре исәнендә кадерләп каласы килә...

Әнә шулай ихлас куана белүче, һәр кешенең кайгы-шатлыгы белән яшәүче, авыл җанлы, йөрәгенә бөтен дөньяны сыйдырган, әдәпле, әхлаклы, иманлы, 21 ел стажлы югары категорияле тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы, чын мәгънәсендә педагог- тарихчы, оештыручы, сәләтле, иҗади эшләүче, тормышка гашыйк хәбәрчебез, халык корреспонденты, дөнья бәһасе кеше - Равил Мөхтәр улы Садриевнең 11 августта кисәк кенә йөрәге тибүдән туктады. Гомернең искән җил генә икәнен анлатып, район халкын өнсез итеп, хатыны Алияне, ике кызы - Энҗе белән Зөһрәне ятим калдырып, туачак баласын күрә алмыйча, 43 яшендә мәңгелеккә китеп барды. Изге эшләре, аңа рәхмәтле укучылары, дога кылырга авылдашлары, бары да калды.

Кыска гына гомерендә бик күпкә өлгерде: педагогик эшчәнлеген Казак Үртәме авылында башлангыч сыйныфларны укытып башлаган Равил Мөхтәр улы Күәм урта мәктәбенең алыштыргысыз укытучысына әйләнде, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы берара мәктәп директоры булып та эшләп алды, оештыру сәләте зур булганга, халык сүзен тыңлап, Күәм авыл җирлеге башлыгы вазыйфасын да башкарды. Үз урынына лаеклы кеше калдырып, яраткан мәктәбенә кайтты. 70 төрле һөнәр иясе иде Равил: укытты, тәрбияләде, өйрәтте, үстерде, үсендерде. Балаларын, укучыларын гына түгел, яшелчәләре, чәчкәләре, үзе тәрбияләгән терлеге дә үзенә гашыйк иде. Чын мәгънәсендә яши белеп, матурлыкны күреп, бәяләп, авыл халкын хөрмәт итеп, аңа хезмәт итеп яшәде.

Кулыннан килә иде, балта тота белде, урамына таш салдырды, ярдәм итүчеләрен тапты, замана техникасын үзләштерде, яңалыкка омтылды. Һәр эшнең башында ул иде. Туган җанлы, кешелекле булды. Үзе өчен генә яши белмәде. Бүген Равил юк, аның якты истәлеге генә калды, әйтелмәгән сүзләре калды...

Без, "Әтнә таңы" газетасы редакциясе коллективы, хәбәрчебез Равил Мөхтәр улы Садриевнең вафатын белдереп, аның гаиләсенең, туганнарының, якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Бу тирән кайгыны күтәрергә Аллаһы Тәгалә Сезгә һәм барыбызга да күркәм сабырлык бирсен.

Ике Гает арасында вафат булган Равил Мөхтәр улының урыны җәннәтнең түрләрендә булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев