Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Олы Әтнәдә ике участокта да тавыш бирү бара

Олы Әтнә авыл җирлегендә яшәүчеләр дә үз авылларының киләчәген хәл итә бүген. Киләчәктә ниләр төзекләндереләчәге, үзара салым акчасы ниләргә тотылачагы алдан билгеле иде. Иртәнге сәгать 7 дән эшли тавыш бирү участоклары. Олы Әтнә урта мәктәбе һәм Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы бинасындагы комиссия членнары халыкны кабул итә. Олы Әтнә урта мәктәбендә...

Олы Әтнә авыл җирлегендә яшәүчеләр дә үз авылларының киләчәген хәл итә бүген. Киләчәктә ниләр төзекләндереләчәге, үзара салым акчасы ниләргә тотылачагы алдан билгеле иде.

Иртәнге сәгать 7 дән эшли тавыш бирү участоклары. Олы Әтнә урта мәктәбе һәм Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы бинасындагы комиссия членнары халыкны кабул итә. Олы Әтнә урта мәктәбендә урнашкан участокта 11сәгать 20 минутка тавыш бирүчеләр саны 33 процентны тәшкил итсә, хәзерге минутка ул 48 процент булган. "Киләләр үзе, ашыкмыйча, үз җайлары белән. Шунлыктан чиратлар юк, тыныч, тавыш бирәләр дә китәләр..."- диләр мәктәп бинасында урнашкан 997 нче участок комиссиянең җаваплы членнары.

Ә техникум бинасындагы участокта бу вакытка 57 процент халык тавыш биргән инде. "Бездә халык активрак",- диләр алар.

Арты хәерле булсын, -диләр өлкәннәр. Ашыгуда түгел хикмәт, халыкның уңай хәл итүендә. Чөнки референдум узган очракта Олы Әтнә авылы урамнары һәм күпере, Яңа Җөлби юллары,Шәкәнәч авылы күпере, Кече Әтнә күпере төзекләндереләчәк. Моннан тыш Олы Әтнәдә су алу җайланмасы урнаштырылачак, Яңа Әтнәдә балалар мәйданчыгы эшләнәчәк. һ.б.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев