Әтнә халкы салымны ничек түли

Районга республиканың 5нче районара салым инспекциясе җитәкчесе урынбасары Розалия Шәйхәттарова килде.
- График нигезендә сораулары булучыларны, гадәти кабул итү бу. Эш вакытында килә алмаучылар борчылмасыннар. 25 октябрь көнне Ачык ишекләр көне дә уздырабыз әле, һәркемне кабул итәбез, - диде ул. Әтнә халкының салымны ничек түләве күпләрне кызыксындырадыр. Физик затларга салым түләүнең соңгы көне 5 ноябрь икәнен дә күбебез белә. - Бүгенге көнгә барлык салым түләүчеләрнең яртысыннан артыгы моны башкарды инде. Кызганычка каршы, әлегәчә түләмәүчеләр дә бар шул. Югыйсә үзләре үк оттыралар, - дип уфтана бу уңайдан 5нче районара салым инспекциясенең Әтнә участогы буенча җаваплы хезмәткәре Айрат Сабиров. - Бүгенге көндә кешеләргә шалтыратып, салым түләү вакытының ахырына якынлашып килүе хакында исләренә төшерәбез. Квитанциясе килмәде, диючеләр дә бар. Ул очракта салым бүлегенә барып, аны алырга кирәк. Ә салымны вакытында түләмәсәң пени исәпләнә башлый, - ди Олы Әтнә авыл җирлеге башлыгы урынбасары Миңлегөл Фазлыева. Эш шунда, вакытында түләмәсәң чыгымнарың арта. Әйтик, пеня, дәүләт пошлинасы. . . Суд приставларының да үз штрафлары бар. Халыкның салымны вакытында түләве авыл җирлекләре өчен дә мөһим. Әйтик, физик зат түләгән йорт, җир, хәтта НДФЛ салымы - монысын элекке подоходный белән чагыштырырга була - авыл җирлеге бюджетына күчерелә. Физик затлардан тыш ИПлар, юридик затлар да бар бит әле. Салымны алдар да, кыскасы, һәркем түли. Кем нәрсә белән шөгыльләнә, шул нигездә салымны да билгеләнгән ставкалар буенча түли. Әйтик, ИПларга салымыгызны шул сроккача түләгез, дип хат җибәрмиләр. Алар үзләре киләргә тиеш. Хәтта, җирең өстендә кибет бар икән, бу очракта да үзең килү мәҗбүри.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
21 апрель 2021 - 08:10Enaecash “Туган тел” җырын хип-хоп стильдә башкарды Enaecash псевдонимы белән чыгыш ясаучы Булат Алеев “Туган тел” җырын хип-хоп стильдә башкарган видео дөнья күрде.400
-
21 апрель 2021 - 08:05ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы: Татарстанда урман культуралары сезоны-2021 ачылды Татарстанда урман культуралары сезоны 19 апрельдә ачылды.400
-
20 апрель 2021 - 19:13Кер юу машинасына ни өчен аш серкәсе салалар? Кайбер оста хуҗабикәләр кер юа торган машинага аш серкәсе сала. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.9300
-
20 апрель 2021 - 17:05Сәхәр ашамыйча гына уразага керергә ярыймы? Узган ел Рамазан аенда бирелгән бер сорауны тәкъдим итәргә телибез.7300
-
20 апрель 2021 - 16:08Укытучының хезмэте дәрестән башлана Бүген Күәм урта мәктәбе базасында яшь укытучылар өчен "Укытучының хезмэте дәрестән башлана” темасына фәнни-практик семинар уздырылды.10500
-
20 апрель 2021 - 15:15Рөстәм Миңнеханов: Донорлар көне – кеше гомерен бушлай саклаучылар бәйрәме 20 апрельдә Россиядә мөһим социаль бәйрәмнәрнең берсе – Илкүләм донорлар көне билгеләп үтелә.4800
-
20 апрель 2021 - 14:12Татарстанда узган тәүлектә тагын 30 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган Пандемия башланганнан алып республикада 20 098 кеше коронавирус йоктырган, 17 021 кеше терелгән.4900
-
20 апрель 2021 - 13:15Бөек Җиңүнең 76 еллыгына Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм инвалидларына акчалата түләү каралган Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе Бөек Ватан сугышында җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан акчалар түләүгә кереште.6900
-
20 апрель 2021 - 12:03Ачык ишекләр көне узды 17 апрель көнне Г. Тукай исемендәге техникумда ачык ишекләр көне булып узды.11700
-
20 апрель 2021 - 10:10Олы Мәңгәр мәктәбендә "Умырзая чәчәге көне" узды Олы Мәңгәр мәктәбендә гадәти булмаган бәйрәм -"Умырзая чәчәге көне" уздырылды.7400
-
7 апрель 2021 - 08:56Аккошлар кайтты
-
23 декабрь 2020 - 10:02Яруллина Рамина, 8 яшь
-
23 декабрь 2020 - 10:02Сираҗиева Әдилә, 7 яшь
-
13 апрель 2021 - 08:00Татарстанның авыл халкы 10 млн сумлык бушлай үсентеләр һәм орлыклар алачак Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы инициативасы белән авыл халкын яшелчә культуралары орлыклары белән тәэмин итү программасына 10 млн сум акча бүлеп бирү турында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан карар кабул ителде.18700
-
12 апрель 2021 - 15:33Әтнә районы хуҗалыклары яхшы әзерлек күрсәттеләр Татарстан Республикасында язгы кыр эшләренә керештеләр.22400
-
18 апрель 2021 - 16:40Каен суының нинди зыяны бар? Табиб әйтүенчә, яңа җыелган каен суын саклап булмый диярлек, чөнки ул хәтта суыткычта сакласа да, икенче көнгә үк әчергә мөмкин.21600
-
18 апрель 2021 - 13:15Әтнә театрында Күңгәр мәктәбе укучылары кунакта Г. Тукай исемендәге Әтнә татар драма театрыны "Беренче мәхәббәт" спектаклен карарга Күңгәр мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары килгән иде.18200
-
19 апрель 2021 - 11:15Ковидтан прививка ясатучылар өчен экспресс-тест уйлап тапканнар Тикшеренү узу өчен бер тамчы кан җитә.17900
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика