Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Әтнә халкы, салымыгызны вакытында түләгез"

Хөрмәтле редакция. Сезгә бер соравым бар иде. Яшәгән йортыма милек салымы түләү турындагы квитанцияне кабат каян алырга мөмкин икән? Фәнүс, Әтнә Газета укучыбызның әлеге соравына 5нче санлы районара салым инспекциясенең Әтнә бүлеге инспекторы Зөлфия Маликова җавап бирә. - Иң элек шуны искәртәсе килә. 2014 ел өчен салымны түләү вакыты 1...

Хөрмәтле редакция. Сезгә бер соравым бар иде. Яшәгән йортыма милек салымы түләү турындагы квитанцияне кабат каян алырга мөмкин икән?

Фәнүс, Әтнә

Газета укучыбызның әлеге соравына 5нче санлы районара салым инспекциясенең Әтнә бүлеге инспекторы Зөлфия Маликова җавап бирә.

- Иң элек шуны искәртәсе килә. 2014 ел өчен салымны түләү вакыты 1 октябрьгә кадәр билгеләнгән. Шуңа күрә дә вакытында салымыгызны түләргә тырышыгыз - юкса РФ салым кодексының 75 маддәсе нигезендә пеня исәпләнелә. Аның күләме Россия Федерациясенең рефинансирование ставкасының 1/300 күләмендә билгеләнгән.

Инде сорауга килгәндә бүгенге көндә барлык физик затларга да бердәм салым хәбәрнамәләре җиткерелде. Аның белән бергә салым түләүчегә җайлы булсын өчен, квитанцияләр дә җибәрелде. Әгәр түләү квитанциягезне югалткансыә икән, безнең территориаль салым участогына мөрәҗәгать итә аласыз. Квитанцияне алып, салымыгызны үз вакытында түли аласыз.

Шулай ук салым хезмәтенең www.nalog.ru сайтына "физик затларның шәхси кабинеты" дип аталган электрон сервис хезмәте эшли. Әлеге сервис аша милек объектлары, җир участоклары һәм транспорт чаралары, аларның исәпкә куелган һәм төшерелгән даталары, төп характеристикалары турында мәгълүмат һәм дә үзегезне кызыксындырган күп кенә сорауларга җаваплар да табарга мөмкин. Бары тик аннан файдалану өчен физик затларга гариза язып, логин һәм пароль алырга гына кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев