Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә халкы тагын Яңа елны каршылады

Ункөнлек бәйрәмнәрнең нәтиҗәсе дип карарга кирәк монысын. Нинди бәйрәм чаралары гына үткәрелмәде районда. Рәхмәт Әтнә дәүләт драма театры коллективына, мәдәният хезмәткәрләренә, зур тырышлык куйдылар. Бәйрәмнәр истә калырлык булды. Аллага шөкер, борчу-хәсрәтләрсез үткәреп җибәрә алдык. Кичә Боз шәһәрчегенә җыелган халык Иске Яңа елны да билгеләп үтте. Монысы да үзгәлеге белән аерылып...

Ункөнлек бәйрәмнәрнең нәтиҗәсе дип карарга кирәк монысын. Нинди бәйрәм чаралары гына үткәрелмәде районда. Рәхмәт Әтнә дәүләт драма театры коллективына, мәдәният хезмәткәрләренә, зур тырышлык куйдылар. Бәйрәмнәр истә калырлык булды. Аллага шөкер, борчу-хәсрәтләрсез үткәреп җибәрә алдык.

Кичә Боз шәһәрчегенә җыелган халык Иске Яңа елны да билгеләп үтте. Монысы да үзгәлеге белән аерылып торды, авыллардан килгән мәдәният хезмәткәрләре осталыкларын күрсәттеләр. Ә район мәдәният хезмәткәрләре Арча халкын сөендерде.

Ә теләкләр һәркайсыбызныкы бер иде: үтеп баручы 2014 ел борчу-кайгыларны алып китсен, 2015 ел үзе белән бәхет-шатлыклар гына алып килсен, игеннәр мул, терлекләр исән, халыкның күңеле тыныч булсын, байлыкта, муллыкта, тынычлыкта яшәргә язсын - әлеге изге ихлас теләкләребез чынга ашсын, сугышлар тукталсын...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев