Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә халкы, яктылыкны кире кайтаргыч җайланмагыз булсын

Тикшерүләр күрсәткәнчә, яктылыкны кире кайтаргыч җайланмалары булган җәяүлене транспорт бәрдерү куркынычы 65 процентка кими. "Ближний" утын яндырган йөртүче җәяүлене караңгыда 25-30 метр ара кала күрергә мөмкин. Әгәр дә җәяүле яктылык кайтаргыч җайланма беркеткән булса, ул ара 130-140 метрга кадәр арта. "Дальний" фараларны яндырсаң, яктылык кайтаргыч җайланмасы булучыны 400 метрдан ук...

Тикшерүләр күрсәткәнчә, яктылыкны кире кайтаргыч җайланмалары булган җәяүлене транспорт бәрдерү куркынычы 65 процентка кими. "Ближний" утын яндырган йөртүче җәяүлене караңгыда 25-30 метр ара кала күрергә мөмкин. Әгәр дә җәяүле яктылык кайтаргыч җайланма беркеткән булса, ул ара 130-140 метрга кадәр арта. "Дальний" фараларны яндырсаң, яктылык кайтаргыч җайланмасы булучыны 400 метрдан ук чамалап була.

Ел башыннан бүгенге көнгә кадәр ЮХИДИ хезмәткәрләре республика юлларында җәяүлеләргә өстенлек бирмәү белән бәйле 33000 очрак булуын ачыклаганнар. Бу очракта транспорт йөртүчеләрне 1500 сум штраф көтә. Шул ук вакытта 46000нән артык очракта җәяүлеләр үзләре гаепле булып чыккан. Аларга исә кисәтү яки 500 сум күләмендә штраф салу каралган. 1 июльдән яңа кагыйдәләр нигезендә, әгәр дә торак пунктта бармасаң, караңгыда яки күз күреме җитәрлек булмаганда юл кырыеннан хәрәкәт итсәң, яктылык кайтаргыч элементларың булу шарт. Югыйсә шулай ук 500 сум штраф түләргә туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев