Әтнә таңы

Әтнә халкы ярдәмчел ул

"Әти колач җитмәслек зур бүрәнәләрне җирдән суырып - суырып алып йөри икән. Аңа ирем Альберт белән абыем Роберт та булышып йөриләр..." Күп еллар элек вафат булган әтисен әнә шулай итеп төшендә күргәч, Рамилә беравык шиккә кала. Бар да әйбәт бит, дип, үз-үзен тынычландырырга тырышса да, күңеленең бер чите белән нәрсәдер...

Реклама

"Әти колач җитмәслек зур бүрәнәләрне җирдән суырып - суырып алып йөри икән. Аңа ирем Альберт белән абыем Роберт та булышып йөриләр..."
Күп еллар элек вафат булган әтисен әнә шулай итеп төшендә күргәч, Рамилә беравык шиккә кала. Бар да әйбәт бит, дип, үз-үзен тынычландырырга тырышса да, күңеленең бер чите белән нәрсәдер буласын сизенә ул. Янгын чыгып, авылдашлары Дәүләтгали абый фаҗигале рәвештә янып үлгәннән соң гына, "шуңа булды бугай", дип юрый. Әмма күрәселәре алда була шул әле...
Яз башы, бәйрәм аллары. Күшәр авылында гомер итүче Фоминнар гаиләсе өчен гадәти көннәрнең берсе . Лилия апа көндәгечә, газ плитәсе янында кайнаша. Кичке сәгать бишләр. Килене Рамилә кайтырга берәр сәгатьләп вакыт бар. Тавык белән бәрәңгесе пешеп чыккан, дүрт җәем токмачны кисәсе генә калып бара. Өлкән оныгы Рифат авылның каршы ягында яшәүче туганына озата Лилия апа. Әнә нәниләре Риназ да шешәсе белән сөтен күтәреп зал ягына чыгып китте. Эштән кайткан әтисенең каршына йөгереп чыккан уртанчы оныгы Алия дә залда уйнап утырган энесе янына йөгерде. Аз гына ял итеп алу теләге белән Альберт өстәл янына килеп утырды. Каршы тәрәзәдән верандада ут шәүләсе башта күзенә генә күренгәндәй булды аның. Юк, шул, юк, яналар!!! Сикереп торган Альберт счетчикка басарга дип залга ыргылды. Су сибәргә кирәклеге яшен тизлегендә миенең бер почмагында чагылып узды. Шул уй белән ир урамга атылды. Мизгел... Һәм ачылган ишектән төтен белән бергә ут йорт эченә бөркелде, электр чыбыклары буйлап өйнең түренә үрмәләде. Гаҗизләнгән Лилия апа да кемгә шалтыратырга белми аптырый. Кирәкле телефон номеры да искә төшми бит, ичмаса... Каушап урамга йөгерә ул, әмма балаларның өйдә калуы исенә төшә. Яулык каядыр төшеп калган, халаты белән борынын томалап өйгә кире керә . Төтен эчендә кармаланып, газиз оныкларына таба юл эзләгән Лилия апаның халәтен кичерергә берәүгә дә язмасын Ходаем. Ә бу вакытта залда калган 8 яшьлек Алия үзенең яшь тә сигез айлык нәни энесен кочагына алып, карават астына кача. Соңыннан, инде бу дәһшәттән котылгач , үзе дә сабый Алия, әнисенә "Энем белән икәү үләбез икән", дип уйладым дияр. Төн урталарында кызның ачыргаланып "Әти-и-и!!!" дип кычкырган тавышына да бик еш уянырлар әле алар...
Дөрләп янган Фоминнар өенә күршеләр, авылдашлар агыла. Ишек алдында бер кат носкидан йөгереп йөргән Альбертның да бөтен уе - балаларын коткару. Алгы як тәрәзәне ватып, өйгә керә ул. Ничек бар - шул хәлдә , кызына тун кырыена ябышырга кушып, Риназын кочагына эләктереп, кирегә сикерә. Балакайның кулында һаман да шул сөт шешәсе була. Бер сәгать эчендә гөрләп торган йорт янып, көлгә оча.
- Яңа Әтнәдә эштә көнем иде. Бергә эшләгән Илсөя кинәт, "Ах!" диде дә, урындыкка килеп утырды. Карасам, ап-ак булган. "Нәрсә булды?"- дим. Гаиләсендә берәр нәрсә булган, ахры, дип уйлыйм. "Сез янасыз!!!" - ди. Башыма китереп суккандай булды. Ничек?! Нигә мина берсе дә шалтыратмады?! Димәк, балалар да, әни дә, ирем дә ...
Машинасына йөгергән Рамиләне хезмәттәшләре көчкә туктата. Ул кайтып кергәндә, өйнең каршы як стенасы гына калган була инде... Иң мөһиме - бар да исән.
43 ел гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган , авылның мөхтәрәм укытучысы Лилия апа Фоминаның ире улларына бер яшь булган чакта вафат була... Туган якларына, апасы янына кайтырга мәҗбүр була ул. Әнә шул Мәдинә апа белән бергәләп, интегеп 1985 елда шушы йортны җиткерәләр.
- Безнең Аллага шөкер, лапас белән мунча, хайваннар исән калды. Әнә Түбән Көекләрнекенең бернәрсәсен дә калдырмаган бит, - дип Ходайга рәхмәт укый килен белән каенана. Шунда ук," Күрәчәк булгандыр инде", - дип көрсенәләр.Шулай, күрәчәкне күрми - гүргә кереп булмый диләр безнең халыкта. Нишләтәсең, шулай язгандыр. Ә Фоминнар бүген җиң сызганып яңа йорт төзү эшенә керешкәннәр.
- Янгынның өченче көненә бөтен халык дәррәү күтәрелеп өмәгә килде. Алтмышлап кеше бар иде. Авыл халкы, Альберт эшләгән ООО" Базовый проект" оешмасыннан, спорт мәктәбеннән килделәр. Күмәк хуҗалык рәисе Рүзәл Хәйруллин машина- трактор белән тәэмин итте, - дип искә ала Лилия апа. - Кем генә ярдәм белән килмәде, укучыларым да, бергә эшләгән хезмәттәшләрем дә, хәтта Яңа Әтнәдән, Рамилә белән эшләүчеләр дә килделәр. Кызыбыз сәнгать мәктәбенә йөри - алар, хастаханә хезмәткәрләре... Үзләре килеп тә, кеше аркылы җибәреп тә ярдәм итүчеләр күп булды.
Бәла килсә - капкаңны ач, дисәләр дә, югалып калган авылдашларын язмыш кочагына ташламаган Күшәр халкы. Кайсы баштан тотынырга белмәгән Фоминнарга мәчет картлары юл күрсәткән . Аз булса да, бездән ярдәм дип акча күтәреп кергән картлар, озакка сузмый төзелеш кирәк- яракларын ала башларга киңәш бирәләр. Әнә шулай беренче блок төргәкләре кайтарыла. Алар язмышына тирә-юньдә берәү дә битараф калмый. Мәгариф бүлегенә дә, җирле үзидарә рәисе Илнар Галиәхмәтовка да, мәдәният бүлеге җитәкчесе Азат Хәйретдиновка да рәхмәтләре зурдан аларның.
- 8 март көнне Күшәрдә хоккей ярышы узасы иде. Безнең Рифат та катнашасы. Тик бөтен әйберсе янгында калды. Авылдашыбыз Рәдиф Сәфәров хоккей кирәк- яракларын бөтен комплекты белән бүләк итте, - ди Лилия апа. Шунда ук, онытыла күрмәсен дигәндәй өстәп тә куя: - ИП Абдуллаҗановлар онын, песогын, карабодай, маен китереп киттеләр...
Бүген аларның гаиләсен Рәмиләнең әнисе үз йортында сыендырган. Сыерларын да шунда алып кайтканнар. Күптән түгел генә ул бозаулаган. Альберт та, Рамилә дә нигезне яңадан торгызу эшендә. Балалар Лилия апа җавапчылыгында. Тормыш дәвам итә. Тиздән нигезләрендә яңа йорт та калкып чыгар. Терәк булырдай туганнары, күршеләре, шундый авылдашлары булганда, киләчәккә ышанычлары зур аларның.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: