Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә халкы: “Әйдәгез, сулыкларны чистартыйк!”

Казанлыларны Кабан күлен чүп-чардан арындырырга чакыралар. Бу уңайдан 23 май көнне Экология министрлыгы һәм шәһәр мэриясе ярдәмендә өмә үткәрелә. Яр буйларын шакшыдан арындыруга студентлар гына түгел, Казан халкы да үз көчен кертәчәк. Ә менә Рус географик җәмгыяте дайверлары күлнең төбен чистартырга җыена. Кирәк булган инструментларны килүчеләргә бирергә вәгъдә итәләр. Моны...

Казанлыларны Кабан күлен чүп-чардан арындырырга чакыралар. Бу уңайдан 23 май көнне Экология министрлыгы һәм шәһәр мэриясе ярдәмендә өмә үткәрелә. Яр буйларын шакшыдан арындыруга студентлар гына түгел, Казан халкы да үз көчен кертәчәк. Ә менә Рус географик җәмгыяте дайверлары күлнең төбен чистартырга җыена. Кирәк булган инструментларны килүчеләргә бирергә вәгъдә итәләр. Моны ни өчен язалар дип аптырамагыз. Эшкә барганда-кайтканда, кибеткә чыгып-кергәндә, кыскасы урамга чыккач башыгызны күтәреп тирә-якка күз салыгыз әле. Үзеннән-үзе сорау туа: нишләп шулай чүп-чар күп бездә? Ярар, гаеплене таптык та ди. Хәзер тынычланыйкмы инде?.. Дөрес яшәмибез бит, җәмәгать. Әйдәгез, күл, инеш буйларын җыештырыйк. Әмма моңа оешмаларны җәлеп итмик, үз җиребездә, шул исәптән үз авылыбызда үзебез җыештырыйк. Шулай дөрес булыр. Районда сораштырганнарның да зур күпчелеге: "Әйдәгез, чишмә, инеш, күл буйларын җыештырыйк", - диләр. Арыда, әнә, күлләр бик күп һәм һәрберсен җыештыралар. Афәрин!!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев