Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә халкы йоклаганмы, әллә

Бөек шагыйребез Габдулла Тукайга ияреп, "Безнең Әтнә халкы үлгәнме, әллә йоклаган ганамы?" дип сорыйсы килә. Борын төбендә- капка алдында ни барын күрмәгән, чүп-чарын җыештырасы дип белмәгән Олы Әтнә халкын, йоклаган гына булса, уятасы иде бит! Зиратын җыештырабыз, кеше капка төбендәге чүп-чарны җыябыз, хәзер инде капка алдында үскән үләннәрне, кузгалак, әрекмәннәрне...

Бөек шагыйребез Габдулла Тукайга ияреп, "Безнең Әтнә халкы үлгәнме, әллә йоклаган ганамы?" дип сорыйсы килә. Борын төбендә- капка алдында ни барын күрмәгән, чүп-чарын җыештырасы дип белмәгән Олы Әтнә халкын, йоклаган гына булса, уятасы иде бит! Зиратын җыештырабыз, кеше капка төбендәге чүп-чарны җыябыз, хәзер инде капка алдында үскән үләннәрне, кузгалак, әрекмәннәрне дә чабабыз. Кушалар. Олы Әтнә авыл җирлеге хезмәткәрләре гел искә төшереп торалар.Урамнар оешмаларга беркетелгән, килеп җыештыралар, чабасын чабалар. Ә хуҗа кеше борын астыннан гына елмаеп күзәтә. Әле кайберсе "Белмәдек бит, кичә генә чапкан идек, киләсегезне белгән булсак тотынмый да идек",- дип елмая. Әллә хәлгә керәләр, әллә мыскыл итәләр. Кайсы булса да кабул итәсең. Тик аңлап кына булмый, ник болай бу? Нәкъ тә шулай кушып, йорт хуҗаларын да эшләтеп була, югыйсә. Әдәп, оят дигәне кайда?. Ник шулай гамьсез без? Уяныйк, уйланыйк әле, авылдашлар! Болай булмый!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев