Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә халкын Коръән-хафиз дә ошаткан

Олы Әтнә үзәк мәчетенә быел да Төркиядән Коръән-Хафиз килде. Шөкер, моны Татарстан мөселманнарының Диния Нәзарәте оештыра. Максатлары изге - халкыбызны үзебезнең дингә өндәү, Ислам дине юлына бастыру. - Сезгә кунак буларак килдем, - диде олы кунак Фәйзулла Ташчы. Төркия кунагы Рамазан аенда Тәравих намазлары уздырды, Ифтар мәҗлесләренә йөрде. Анда җиткергән...

Олы Әтнә үзәк мәчетенә быел да Төркиядән Коръән-Хафиз килде.

Шөкер, моны Татарстан мөселманнарының Диния Нәзарәте оештыра. Максатлары изге - халкыбызны үзебезнең дингә өндәү, Ислам дине юлына бастыру.

- Сезгә кунак буларак килдем, - диде олы кунак Фәйзулла Ташчы.

Төркия кунагы Рамазан аенда Тәравих намазлары уздырды, Ифтар мәҗлесләренә йөрде. Анда җиткергән фикерләре бик үтемле, мәгънәле булуга игътибар иттем. Әлеге мәкалә әнә шулар нигезендә язылды.

- Татарстанны бик яраттым, биредәге мөселманнарны бик ошаттым, - дип елмая.

Төрек теле татарныкына якын булса да, аңлап бетереп булмый. Бу уңайдан тәрҗемәче егет Ирек Сираҗиевка зур рәхмәт. Узган елны да Төркиядән килгән Коръән-хафиз Абдулкәрим хәзрәтнең тәрҗемәчесе ул иде. Казандагы 7нче татар-төрек лицееның X сыйныфын тәмамлаган.

Ә мәкаләбез героена әйләнеп кайтсак, һәркайда һәм һәр җирдә Татарстан һәм Төркия мәдәниятләренең охшаш булуын ассызыклый. Дөрес, мәчет архитектураларның төрле булуын билгели. Ике илнең халкы турында сөйләгәндә, моны мәчет белән бәйләргә тырыша. Әйтик, Ифтар мәҗлесләренең берсендә:

- Намаз вакытында мәчеткә килүчеләр бик аз. Төркиядә мәчетләр тулы була, - дип гаҗәпләнгән.

Ураза тәмам, Коръән-хафиз дә үз иленә кайтып китте. Тик Тәравих намазлары укыткан, Коръәнне моңлы, үзенчәлекле итеп укучы Фәйзулла Ташчы турындагы хатирәләр озак яшәр әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев