Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

МЧС Әтнә халкын кисәтә

Суыкка өстән карарга ярамый, хәтта чыныккан, таза-сау, сәламәт кешегә дә. МЧС та район халкын кисәтә. "Балалар бакчаларына, кечерәкләрне мәктәпләргә дә үзләрен генә чыгарып җибәрмәгез. Гомумән, балалар һәм олылар гел күз уңында булырга тиеш. Бик кирәк булып ерак юлга чыксагыз, җылы киенегез - бу бик мөһим. Суык бик тиз гәүдәгә үтеп...

Суыкка өстән карарга ярамый, хәтта чыныккан, таза-сау, сәламәт кешегә дә. МЧС та район халкын кисәтә.

"Балалар бакчаларына, кечерәкләрне мәктәпләргә дә үзләрен генә чыгарып җибәрмәгез. Гомумән, балалар һәм олылар гел күз уңында булырга тиеш. Бик кирәк булып ерак юлга чыксагыз, җылы киенегез - бу бик мөһим. Суык бик тиз гәүдәгә үтеп керә", - дип кисәтә янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе Илнур Гиндуллин.

Салкын вакытта өйләрдә җылылык приборлары кулланучылар бар. Зинһар караусыз калдырмагыз, әгәр берәр ят ис сизсәгеез, тиз арада сүндерегез, сәбәбен табарга тырышыгыз. Бу гына да түгел, сарайларны ачык ут кулланып җылытырга тырышучылар да бар. Бу дөрес гамәл түгел. Янгынга илтүче төп сәбәпләрнең берсе бу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев