Әтнә таңы

Әтнә халкын нәрсә борчый

Талгын гына көзгә кереп барабыз. Авыл халкының җәйге мәшәкатьләрдән, тавык та чүпләп бетерә алмаслык вак- төяк эшләреннән бәрәңге алу кебек олыракларына керешкәнче азга гына тын алып торган мәле. Эше барның, ашы бар дип, юкка гына әйтми шул безнең халык. Әмма эшен эшләп, ашын ашап кына түгел. Тормыш булгач, дөньяви мәшәкатьләре...

Реклама

Талгын гына көзгә кереп барабыз. Авыл халкының җәйге мәшәкатьләрдән, тавык та чүпләп бетерә алмаслык вак- төяк эшләреннән бәрәңге алу кебек олыракларына керешкәнче азга гына тын алып торган мәле.

Эше барның, ашы бар дип, юкка гына әйтми шул безнең халык. Әмма эшен эшләп, ашын ашап кына түгел. Тормыш булгач, дөньяви мәшәкатьләре дә чыгып тора. Мирас яки мөлкәт белән бәйле мәсьәләләрне чишү авыл кешесе өчен олы бер проблемага әйләнергә мөмкин. Район үзәгенә бармыйча хәл итеп булмаганы билгеле, ә менә кемгә мөрәҗәгать итәргә. Дөрес, хакимият, хокук саклау органнары вәкилләре әледән-әле халык белән очрашып тора анысы. Тик безнең халыкта әллә оялу көчле, әллә бүтән сәбәпләре бар - күп очракта әйтәсе сүзен дә әйтә алмыйча китүчеләр дә очрый. Әнә шуңа да, район прокуроры Нурия Сабирҗанова авылларга чыгып, халык белән кара-каршы утырып сөйләшүне кулайрак саный. Әле күптән түгел генә ул Өҗем авылы халкы белән очрашты, аларны борчыган сорауларга җавап бирде. Бу уңайдан, Нурия Нургаяз кызы менә нәрсәләр сөйләде:

  • Очрашу барышында күмәк хуҗалыкта эшләүче сыер савучыларга хезмәт хакының вакытында бирелмәве ачыкланды. Закон буенча, хезмәт хакы айга ике тапкыр, 15 көннән 15 көнгә түләнеп барырга тиеш. Күмәк хуҗалыкта аванс бирелгән, ә менә калган айлык хезмәт хакын түләү соңга калган. Әлеге факт буенча прокуратура хезмәткәрләре тарафыннан тикшерү оештырылды. Вазифаи затларның гаепләре булса, тиешле чаралар күреләчәк.

Район прокуроры янына милек хокуклары буенча гозер белән килүче дә булган. Йорт, каралты-кура, җир белән бергә, бүләк итүченең пай җирләре дә бүләк итеп бирелә аламы, дигән мөрәҗәгать кергән.

  • Бүләк итү килешүендә каралган мөлкәт кенә бүләк итеп бирелә ала, - ди Нурия Нургаяз кызы. Бүләк итүче үлгән очракта, аның бар мөлкәте, шул исәптән, пай җирләре дә барлык варисларына бүленеп бирелә. Моның өчен 6 ай эчендә нотариуска мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ә инде мирасны кабул итү вакыты узган очракта, суд аша узган вакытны торгызу турында гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шулай ук, пай җирләре буенча тагын бер нәрсә борчый халыкны. Бу - күмәк хуҗалыкларның пай җирләре өчен халыкка тиешле дивидентларны бирмәве. Әлеге мәсьәлә буенча хуҗалыкларда прокуратура тикшерүе бара. Шунысын әйтә алам, бу очракта пай җире турындагы аренда килешүендә ничек каралган, акчалата икән - акчалата, салам яисә печән белән икән - бары шулай гына түләнергә һәм аның түләү вакыты аренда килешүендә каралган булырга тиеш.

Шулай ук, йорт - җирен үз исеменә хокуклаштыруда ярдәм сорап керүче дә булды. Аның гозере хакында адвокат белән сөйләшенде. Әлеге кешенең мөлкәтен кабул итү вакыты суд аша торгызылыр дип өметләнеп калабыз һәм ул үз хокукларына ия булыр дип ышанабыз.

Ә менә күмәк хуҗалыкта эшләп, сәламәтлеге какшау нәтиҗәсендә эштән китәргә мәҗбүр булучы берничә хатын-кыз вакытыннан алда лаеклы ялга чыгу мөмкинлеге турында сорау белән мөрәҗәгать иттеләр. Әйе, дөрестән дә, Россия Федерациясенең "Халыкның мәшгульлеге турындагы" закон нигезендә, ир-атларның страховой стажлары - 25, хатын-кызларныкы - 20 ел булган очракта, ирләр 60 яшь, хатын-кызлар 55 яшь тулганчы лаеклы ялга китә алалар. Әмма билгеләнгән вакыттан ике елдан да алдан түгел. Анысы да эштән рәсми рәвештә кыскартуга эләксәгез, яки оешма бөтенләй бетерелсә. Бу очракта мәшгульлек үзәгендә теркәлергә кирәк булачак.

Кабул ителүчеләр арасында авыл эчендә, чишмә яннарында чүп үләне үскәнгә борчылып керүчеләр дә булды. Тирә-ягыбызга битараф булмау, аның чисталыгы турында кайгырту, билгеле, матур күренеш. Әмма кемдер килеп, эшләп бирер дип көтү дә дөрес түгел, минемчә. Авылга караган муниципаль җирләр турында авыл җирлеге башлыгы кайгыртырга тиеш. Шуңа да карамастан,өлкәннәр үзара килешеп, яшьләрне дә бу эшкә тартып, бергәләп авылны чистарту эшенә керешсәләр, тагын да әйбәт булыр иде, - дип тәмамлады ул сүзен.

Мондый очрашулар районыбызның һәр авыл җирлегендә дә узачак. Район прокуроры Нурия Сабирҗанова үзенә булган сорауларга җавап бирергә һәм кулдан килгәнчә ярдәм итәргә әзер. Ә бу - хокук саклау органнарының максаты - район халкы мәнфәгатьләрен кайгырту булуына иң ачык мисал.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: