Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә халкын Республика көне белән депутат котлады

"Ашыт" мәдәният һәм спорт үзәге янәшәсендә оештырылган чараны район башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Нуриев һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Ринат Закиров ачып җибәрде. Бәйрәмнең бу өлеше кичке 7ләрдә генә башланды. Ул спорт ярышлары: гер күтәрү, кул көрәше белән дәвам итте. Бу хакта һәм җиңүчеләр исемлеген...

"Ашыт" мәдәният һәм спорт үзәге янәшәсендә оештырылган чараны район башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Нуриев һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Ринат Закиров ачып җибәрде.

Бәйрәмнең бу өлеше кичке 7ләрдә генә башланды. Ул спорт ярышлары: гер күтәрү, кул көрәше белән дәвам итте. Бу хакта һәм җиңүчеләр исемлеген газетабызга язылучылар укый ала. Шул ук вакытта тагын бер кат Зәйдә узган "Авыл яшьләре көннәре"ндә җиңүгә ирешкән егет-кызларны искә алып уздылар. Футбол буенча Татарстан Республикасы спартакиадасы кысаларында узган чемпионаттан III урын яулап кайткан 2002-2003нче елгы яшүсмерләребезне, шулай ук Әтнә футбол лигасында призлы урыннарга лаек булган Чембулат-Чишмәле Сап, Затлы һәм Яңа Шашы футболчыларын сәхнәгә чакырып бүләкләделәр. Медаль һәм кубокларны депутат белән башкарма комитет җитәкчесе тапшырды.

Махсус чакырылган "Веселые Волгари" төркеме һәм Фәридә-Алсу бәйрәм рухын күтәрделәр. Кыскасы, матур - җылы һәм җилсез төнне әтнә халкы рәхәтләнеп ял итте.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев