Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә халкына ял тиешме

Авыл кешесенең дә ялга хокукы бар Без, авыл хезмәтчәннәре еллык ялыбызның кайчан икәнен белми дә калабыз.Тиешле отпуск өчен түләүдә тоткарлыклар булса яки хезмәт хакын вакытында түләмәгән очракта Россия Федерациясе Хезмәт кодексы буенча берәр төрле чаралар каралганмы? Көнне- төнгә ялгап эшләгән авыл хуҗалыгында хезмәт куючы укучыларыбыз еш кына әнә шундый сорау...

Авыл кешесенең дә ялга хокукы бар

Без, авыл хезмәтчәннәре еллык ялыбызның кайчан икәнен белми дә калабыз.Тиешле отпуск өчен түләүдә тоткарлыклар булса яки хезмәт хакын вакытында түләмәгән очракта Россия Федерациясе Хезмәт кодексы буенча берәр төрле чаралар каралганмы? Көнне- төнгә ялгап эшләгән авыл хуҗалыгында хезмәт куючы укучыларыбыз еш кына әнә шундый сорау белән мөрәҗәгать итәләр.

Фәридә ФИЛАТОВА

Шушы уңайдан район прокуроры Нурия Нургаяз кызы Сабирҗанова белән сөйләшәбез.

- 2015 елның шушы көненә район прокуратурасы тарафыннан Россия Федерациясе Хезмәт кодексын бозу фактлар ын ачыклау һәм булдырмау максатыннан Әтнә муниципаль районының "Күнгәр", "Мәнгәр", "Күшәр", җитештерүче кооперативларында, шулай ук "Сельхозтехника", "Дусым" , " Уңыш" "Тукай" Агрофирмалары җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятләренда тикшерүләр булып узды.

Әйтик, район прокуратурасы тарафыннан белгечләр белән берлектә 2015 елның 27 апрелендә Әтнә муниципаль районы җаваплылыгы чикләнгән «Уңыш» Агрофирмасы җәмгыяте эшчәнлегенә карата үткәрелгән тикшерү нәтиҗәсендә җәмгыять хезмәткәрләре каршында 2015 елның март ае өчен 552754,37 сум күләмендә хезмәт хакы буенча бурыч булуы, шулай ук тикшерү көненә 2015 елның апрель ае өчен хезмәт хакы исәпләнмәгәнлеге ачыкланды.

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 142 нче маддәсе нигезендә, эш бирүче яки ул билгеләгән тәртиптә куйган эш бирүчене алыштыручы вәкаләтле вәкил тарафыннан эшчеләргә хезмәт хакы түләү буенча тоткарлык булу яки хезмәт хакы түләү буенча бүтән закон бозуларга юл куелган очракта ,алар гамәлдәге закон нигезендә җавапка тартылырга тиеш. Шуңа да карамастан, алда телгә алынган хуҗалык итүче субьект тарафыннан 2015 елның март ае өчен хезмәт хакы бары тикшерү барышында түләнелде, ә 2015 елның апрель ае өчен бөтенләй дә исәпләнелмәгән.

Тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, җаваплылыгы чикләнгән " Уңыш" Арофирмасы җәмгыяте тарафыннан җәмгыять хезмәткәрләренең еллык ял (отпуск) чорына түләү срокларын бозу фактлары ачыкланды. Билгеле булганча, еллык ял (отпуск) өчен түләү Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 136 нчы маддәсендә билгеләнгән тәртиптә, ял башланганчы өч көннән дә соңга калмыйча башкарылырга тиеш. Шуңа да карамастан, тикшерү көненә, эш бирүчегә еллык ял (отпуск) өчен түләүне ул башланганчы өч көннән дә соңга калмый түләүне тиеш итеп куйган Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 136 нчы маддәсен бозу буларак, кайбер хезмәткәрләргә ял вакыты өчен түләү башкарылмаган булуы ачыкланды. Шулай ук, тикшерү нәтиҗәләре ачыклаганча, биредә еллык ял (отпуск) буенча расланган график та үтәлми.

Татарстан Республикасы Әтнә районы җаваплылыгы чикләнгән " Уңыш" Агрофирмасы җәмгыяте җитәкчесенә карата Россия Федерациясе административ хокук бозулар турындагы кодексының 5.27 маддәсе 1 бүлегенә нигезләнеп административ хокук бозу турында эш кузгатылды.

Моннан тыш, "Күнгәр", "Мәңгәр" җитештерүче кооперативлары, шулай ук җаваплылыгы чикләнгән" Сельхозтехника"җитәкчеләренә карата Россия Федерациясенең Хезмәт кодексының 5.27 маддәсе 1 бүлегенә нигезләнеп административ хокук бозу турында административ эшләр кузгатылды.

Тикшерү нәтиҗәсендә хуҗалыкларда еш кына отпуск ялларының вакытында бирелмәве, хуҗалык хезмәткәрләренә отпуск бирү вакытларының Хезмәт кодексында билгеләнгән срокларны бозып түләнүе, төнге эш сәгатьләре өчен өстәмә түләүләр булмавы, хезмәт килешүе өзелгән очракта, эш бирүче тарафыннан тиешле сумманың бөтенләе белән түләнмәү очраклары ачыкланды. Әлеге очраклар буенча чаралар күрелде. Киләчәктә тикшерелгән оешмаларда һәм гомумән район территориясендә хемәт турындагы законны бозуга юл куелмас дип ышанып каласы килә.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев