Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә халкына юл һәм ут кирәк

"Халык контроле"нә мөрәҗәгатьләр дәвам итә. Райондашлар, башлыча, юл һәм яктылык сорый.

Җәйге зар-моңны кышка кергәндә укып утыру бик кызык икән. "Халык контроле"ндә шуларны барлап утырдым. Олы Әтнәдән Лилия А. Ударниклар урамына асфальт сораган булган. Башкарма комитет җавабында бу урамның асфальтлануы хәбәр ителә. Август башларында Алия А. шушы теманы дәвам итеп, Яңа Әтнәгә яңгырдан соң кереп булмауга зарланган. Вак таш булса да түшәүне сорый. Җавапта әлеге эшнең 2016 елны башкарылачагы әйтелә. Сарман урамыннан Фәрит З. да урамга юл белән булышуны сорый. Аңлавыбызча, урамның аскы өлешендә яшәүчеләр исеменнән мөрәҗәгать итә. Биредә 2017 елны вак таш түшәү планлаштырыла. Бәхтиярдан Алмаз С. Референдум нигезендә җыйган акчага урам юлларын ремонтлауны сузуга ризасызлык белдергән. Җаваптан күренгәнчә, бу эш башкарылган. Хәер, бу хакта газетада да яздык.

14 сентябрь көнне Яңа Җөлбидән Айратның авылда "Летай" мобиль элемтәсе тотмауга ачуы чыккан. "Синең мобиль технологияләрең" җавалылыгы чикләнгән җәмгыяте җавабында: "Элемтә челтәре авылны капламый. 2017-2018 елларга эш планы төзегәндә исәпкә алырбыз", дигән юллар бар...

(Мәкаләнең тулы варианты газетада).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев