Әтнә таңы

Әтнә халкының да зары бар

Районыбызда безнеке кебек җәфаланган балалар юктыр инде. 4-5 км сукаланган басуда алар, аякта-резин итек, җилкәдә - күтәрә алмаслык сумка... Люция ГАРИПОВА, Яңа Җөлби авылы Әтнә районы төзелүгә - 25 ел, зурлап бәйрәм чаралары үткәрелде. Үзгәрешләр бик күп, халыкның да тормышы яхшы, гомумән, яшәешебезгә зарлана торган түгел. Салам, утын, күмер ягып...

Районыбызда безнеке кебек җәфаланган балалар юктыр инде. 4-5 км сукаланган басуда алар, аякта-резин итек, җилкәдә - күтәрә алмаслык сумка... Люция ГАРИПОВА,

Яңа Җөлби авылы

Әтнә районы төзелүгә - 25 ел, зурлап бәйрәм чаралары үткәрелде. Үзгәрешләр бик күп, халыкның да тормышы яхшы, гомумән, яшәешебезгә зарлана торган түгел. Салам, утын, күмер ягып өй җылытуларны хәзерге буын белми дә. Шәһәр халкыннан ким яшәмибез. Һәр йортта- газ, су кергән, чиләк-көянтәләр күптәннән ял итә.

Реклама

Районыбыз халкының зарланыр урыны юк, дип беләм. Әмма минем зарланырлык урыным бар, бу минеке генә түгел, Җөлбидә яшәүче авыл халкымның һәм аларның балаларының зары. Ничә ел интеккән борчуыбыз, зарыбыз - юл юклыгы. Өлкән яшьтә булсак та, дөньядан китәсе килми. Беркөн авыртып больницага киттек, юл начар булса да бардык.

Кече Әтнәгә җиткәндә авыл башында "Дети" дип язылган автобус очрады. Менә мин әйтәм, бәхетле балалар, ә безнекеләр инде күптән юлда, иртән сәгать 6 да чыгып китәләр Кушлавыч авылы мәктәбенә, хәзер сәгать 6 да дөм караңгы, юл пычрак. Быел көзе дә гел явым-төшемле булды. Безнең авылга Кушлавыч 4-5 км, сукаланган басу - аякта резина итек. Җилкәдә - күтәрә алмаслык сумка.

Районыбызда безнеке кебек җәфаланган балалар юктыр инде, җитәкчеләребез дә белә. Аларны йөртү турында ни мәктәп, ни мәгариф бүлеге кайгыртмый. Кушлавыч ягындагы басуда быел кукуруз үсте, кабан дуңгызлары да очраштыргалады. Балаларны югыйсә һәр җирдә саклыйлар, мәктәпләрдә дежур торалар. Ә безнекеләрне уйлаучы да юк, бер-бер хәл булса, кем җавап бирер? Балалар - киләчәгебез, дип әйтәбез, ә безнекеләр Хөкүмәткә кирәкле түгел ахыры. Ярар, бу төркем укуларын тәмамлар, хәзергесе көндә 3 сыйныф укучыларын кая куярбыз, дип әти-әниләр хәзердән үк борчуда. Югыйсә, авыл халкы -Тукай совхоз эшчеләре, совхозга йөреп эшлиләр. Балалар бик кызганыч, югарыдагы җитәкчеләр бер карарга килсәләр, әйбәт булыр иде. Районыбыз булганда бар да яхшы булыр дип өмет итеп яшибез. Шул өметләрнең акланганын да күрергә насыйп булсын, җитәкчеләр безне дә ишетсеннәр иде. Еллар тыныч булып, һәркайсыбызга куанып яшәргә насыйп булса иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: