Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә халкының яңа законга карашы

"Ташлаулары бик авыр..." 1 июньдә Россиядә тәмәке белән бәйле федераль законның икенче өлеше гамәлгә керде. Әлеге законның беренче өлеше узган ел кабул ителгән иде. Аның нигезендә җәмәгать урыннарында тәмәке көйрәтү тыелып, тартучыларга махсус урыннар ясалды. Законның иң кырыс өлешләрен гамәлгә кертүне агымдагы елның 1 июненә калдырдылар. Калдыруын калдырдылар, тик танышмы...

"Ташлаулары бик авыр..."

1 июньдә Россиядә тәмәке белән бәйле федераль законның икенче өлеше гамәлгә керде. Әлеге законның беренче өлеше узган ел кабул ителгән иде. Аның нигезендә җәмәгать урыннарында тәмәке көйрәтү тыелып, тартучыларга махсус урыннар ясалды. Законның иң кырыс өлешләрен гамәлгә кертүне агымдагы елның 1 июненә калдырдылар.

Калдыруын калдырдылар, тик танышмы тәмәке тартучылар бу закон белән, беләләрме аның нечкәлекләрен? Гомумә,н тәмәкегә, бу кырыс законга мөнәсәбәт ничек?

Гөлфия Хөсәенова, "Затлы" супермаркеты идарәчесе:

  • Закон таләпләре белән таныштык, сигаретларны сатуга китерүчеләр дә кисәтеп киттеләр. Үзебездә дә сөйләшү, аңлату булды. Без закон нигезендә эшләп өйрәнгән, тыңлыйбыз: тәмәке каплары витринаалардан алынып, сатып алучы күзенә күренми торган урынга куелды. Сатып алучылар үзләре сорасалар гына, бирергә икәне әйтелде сатучыларга. Законның башка пунктларын да, штраф күләмнәрен дә беләбез.

Гүзәл Гатауллина, " У Рашита" кафесы идарәчесе:

  • Закон нигезендә кафе, бар, рестораннар тәмәке исеннән арынырга тиеш. Махсус урын булдыру да рөхсәт ителми. Безнең кафеда андый урынны эшлим дисәң дә эшләп булмый, җәмәгать туклануы урыны. Урам тагын безнеке түгел, шуңа күрә килүчеләр өчен кисәтүләр язып элдек. Ул кисәтү язылган белдерүләрне күрмәмешкә салынучыларны телдән дә кисәтәбез. Тәртип бөтен җирдә дә бер булырга тиеш, дип саныйм.

Рәдиф Сәфәров, Күшәр авылы:

  • Тәмәке тартам, законы белән таныш үзе, килешәм, зыянлы икәнен дә беләм, ташларга кирәк инде тартуны, бәяләре көннән-көн кыйммәтләнә. Мөнәсәбәтем уңай, үзебез ташлый алмаганны закон ташлатыр, ахыры.

Земфира Шиһапова, Дусым авылы:

  • Ишеттем, телевизор, радио сөйләп тора. Тәмәке агу инде ул, тартучыга зыянлы, исе үзләренә сеңә, өйгә сеңә. Аңа киткән акча... әрәм, җилгә оча. Арзанлысы да 40-45 сум. Өйдәге ике кеше тартканда җиткерә торган түгел. Законга бик уңай карыйм, заводы белән бетерсенәр. Ирләребезнең, балаларыбызның гомерләре озаер, сәламәтлекләре ныгыр иде...

Хәлим, (калганын язып тормауны сорады):

  • Таныш, беләбез ул законны, тик ташлаулары бик авыр шул.Көнгә бер кап тартам, бәясе кыйбат, хатын тәмәке алган саен сүгә. Таләпләр кырыслана дисез инде, яхшы булыр, ташларбыз!

Ни хикмәт, күпчелек тартучының законга мөнәсәбәте, уңай, "Бер айга 1200-1500 сум акча тәмәкегә генә кирәк", диләр. "Барыбер тартабыз, ник 100 сум булмый", диючеләр дә бар. Һәркем үзенчә хаклы булса да, закон үтәлергә тиеш. Тәмәке тартуны ташлыйбызмы әллә, җәмәгать?!

Кафеда тәмәке көйрәтүчеләр өчен, кафе хуҗасына 30 мең сум штраф салына, ә кунак-тартучы 500 сум түли. Гомумән алганда, законны бозган өчен штраф күләмнәре саллы: шәхси затларга 500 сумнан алып 1500 сумга кадәр, ә юридик затларга исә 30 мең сумнан алып 50 мең сумга кадәр акча түләргә кирәк булачак.

Тагын бер мәгълүмат - 1 июньдә Татарстан халкы өчен махсус "Кайнар линия" телефоны эшли башлаячак. 562-56-40 номерына шалтыратып, тәмәке белән бәйле яңа закон

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев