Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә хастаханәсе табиблары хисап тотты

Саннарда - кеше сәламәтлеге... Һәм эшләп җиткермәгән эшләр. Узган атнада район үзәк больницасының актлар залында сәламәтлек саклау хезмәткәрләре 2014 елгы эшләренә нәтиҗә ясадылар. Хисап җыелышында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының махсус проектлар һәм программалар эшләү һәм аларны тормышка ашыру бүлеге начальнигы, медицина фәннәре кандидаты Гүзәл Волкова, район советы урынбасары Айрат Фәнил...

Саннарда - кеше сәламәтлеге...

Һәм эшләп җиткермәгән эшләр. Узган атнада район үзәк больницасының актлар залында сәламәтлек саклау хезмәткәрләре 2014 елгы эшләренә нәтиҗә ясадылар.

Хисап җыелышында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының махсус проектлар һәм программалар эшләү һәм аларны тормышка ашыру бүлеге начальнигы, медицина фәннәре кандидаты Гүзәл Волкова, район советы урынбасары Айрат Фәнил улы, 26 нчы аптека мөдире Гүзәл Җаппарова, АКБАРС-Медның Әтнә бүлеге җитәкчесе Гөлнара Борһанова һәм без катнаштык. Елның-елында табиблар менә шулай бергәләп, уңышларын, кимчелекләрен уртага салып үткәнгә анализ ясыйлар. Үзләре генә түгел, читтән яхшырак күренә дип төрле өлкәдән вәкилләр дәшәләр. Яшерерлек эшләре юк, кимчелеге күз алдында, шушы халык белән эшлисе. Чыгышлар әнә шуны күздә тотып әзерләнгән. Җыелышның көн тәртибе буенча узган еллык эшләре хакында больницаның баш табибы Азат Гарипов, медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфаты һәм экспертиза мәсьәләләре буенча Дамир Закиров, балаларга медицина ярдәме күрсәтү буенча балалар табибы Гөлнара Гиндуллина чыгыш ясадылар. Доклад буенча фикер алышуларда Казан кунагы Гүзәл Мөхәммәт кызы белән район советы урынбасары Айрат Фәнил улы да катнашты. Язманың дәвамын газета битләрендә укый аласыз.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев