Әтнә хастаханәсендәге ветераннар палатасы

Хастаханәдә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан "Бердәм Россия" партиясе тарафыннан ветераннар өчен махсус палаталар булдыру турында программа кабул ителгән иде. Әлеге программа узган ел гына тормышка ашырыла башласа да, Әтнә үзәк хастаханәсендә мондый ике палата 2012 елдан бирле эшләп килә. Әлеге палаталарның уңайлыклары турында газетаның узган саннарында язып үткән идек...
Хастаханәдә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан "Бердәм Россия" партиясе тарафыннан ветераннар өчен махсус палаталар булдыру турында программа кабул ителгән иде. Әлеге программа узган ел гына тормышка ашырыла башласа да, Әтнә үзәк хастаханәсендә мондый ике палата 2012 елдан бирле эшләп килә. Әлеге палаталарның уңайлыклары турында газетаның узган саннарында язып үткән идек инде. Сугыш инвалидлары, тыл һәм сугыш ветераннары, концлагерь тоткыннары, блокадниклар өчен булдырылган палаталар хирургия һәм терапия бүлекләрендә урнашкан. Ике урынлы мондый палаталарда суыткыч, телевизор, микродулкынлы мич белән беррәттән, якында гына бәдрәф һәм раковина да бар. Моның белән замана кешесен гаҗәпләндереп булмаса да, авырлык белән йөрүче ветераннар өчен бу бик уңайлы. Авыру, җитмәсә яше дә сиксәннең арьягында булган кешегә хастаханә коридорының бер башыннан икенчесенә хәтле бару авыр, билгеле. Ярый да көтеп басып торырга туры килмәсә. Өлкәннәр өчен монысы да бик авыр. Шунда ук көзгеләр урнаштырылган. Инвалидлар өчен тотыну өчен махсус җайланмалар да бар биредә. Палатаның үзендә , шулай ук юыну бүлмәсендә махсус дистанцион режимда эшләүче төймә кнопкалар булдырылган.. Авыраеп киткәндә, яисә берәр төрле ярдәм кирәк булган очракта ветеран һәрвакыт шул төймәгә басып шәфкать туташын чакырта ала. Быел исә ветераннар өчен тагын бер уңайлык булдырылган. "Бердәм Россия" партиясе депутаты Илдар Гыйльметдинов тырышлыгы белән әлеге палаталарның терапия бүлегендә урнашканына душ кабинасы да куелган. Димәк, ветеран биредә җаны теләгән вакытта юынып та чыга ала. Сәламәтлеге рөхсәт итсә, билгеле. " Хастаханәдә яткан кебек тә булмадым, рәхәтләнеп ял да иттем, дәваландым да ", - ди хирургия бүлегендәге шундый палатада ятучы Шәрип абый Зарипов. Ул үзе 1932 елгы, тыл ветераны. Бирегә Бәрәзә авылыннан килгән, ун көнлек дәвалану курсы үткән. Палатаның уңайлыклары турында сөйләп туя алмый. " Яткан урын-җирләребез чиста, йомшак, нәкъ өйдәге кебек. Бәдрәф якында булгач, бигрәк тә рәхәт",-ди ул. Рәхәт булмый, хастаханә тарафыннан биредә нәкъ өйдәге кебек шартлар тудырылган. Аерым савыт саба, тәрәзә төбендә чәчәк атып утыручы гөлләр... Шуның өстенә һәрчак ярдәмгә әзер шәфкать туташлары. Сугышның бар авырлыгын үз җилкәләрендә татыган ветераннарга карата олы игътибарның бер өлеше бу. Һәм бу киләчәктә дә дәвам итәр дип өметләник. Район хастаханәсенең баш табибы Азат Гарипов сүзләренә караганда узган 2014 елда биредә 160 сугыш һәм тыл ветераны дәвалану узган. Агымдагы елның 3 аена исә андыйлар саны 23.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
2 март 2021 - 21:253 мартка һава торышы һәм ай календаре 3 мартка һава торышы һәм ай календаре.3500
-
2 март 2021 - 20:17Ни өчен кер юа торган машинага целлофан пакет салалар? Кер машинасындагы чәчләр, тузан, йон магнитланган кебек пакетка ябышып кала.7200
-
2 март 2021 - 19:13Татарстанда 83 меңләп кешегә Covid-19 инфекциясеннән вакцина ясалды Препаратның икенче компоненты белән 20 меңнән артык пациент прививка ясатты.3100
-
2 март 2021 - 18:07Салават Фәтхетдинов иҗтимагый башлангычта мәдәният министры киңәшчесе итеп билгеләнде ТР Мәдәният министры Ирада Әюпованың дүрт киңәшчесе барлыкка килгән.4000
-
2 март 2021 - 17:02"Укы һәм кайтар!" 3 - 15 мартка кадәр Әтнә үзәк китапханәсендә "УКЫ ҺӘМ КАЙТАР! " акциясе игълан ителә.4400
-
2 март 2021 - 16:40Танылган мәдәният хезмәткәре бүген котлаулар кабул итә Бүген Ары авылы аксакалы, мөхтәрәм кешесе, үзенең 50 ел гомерен мәдәният өлкәсенә багышлаган Татарстанның һәм Россиянең Атказанган мәдәният хезмәткәре Әхмәтҗанов Гәрәфетдин Сәләхетдин улының туган көне.14400
-
2 март 2021 - 15:02Татарстанда тагын 53 кеше коронавирус йоктырган 32 кеше хастаханәгә озатылган, 21 кеше өендә дәвалана.4100
-
2 март 2021 - 13:55Татарстан Республикасында хәбәр итү системасын тикшерү уздырылачак 3 и 4 марта в Республике Татарстан пройдет проверка системы оповещения населения.5100
-
2 март 2021 - 13:15Миңнеханов «Ак Барс» клубы катнашындагы плей-офф уңаеннан открыткалар чыгуын әйтте Миңнеханов «Ак Барс» клубы катнашындагы плей-офф уңаеннан открыткалар чыгуын әйтте4300
-
2 март 2021 - 12:06Ана капиталыннан айлык түләү алу өчен кабат гариза кирәк була Коронавируска бәйле рәвештә, узган бер елда барлык түләүләр әти-әниләрдән һәм гаиләнең керемнәрен раслаудан башка автомат рәвештә озайтылган иде.5800
-
2 март 2021 - 11:03Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков татарстанлыларның рәсми җәмгыятьләренең социаль челтәрләрдәге онлайн-трансляциясендәге сорауларына җавап бирәчәк 2 мартта ТР Экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков белән "Татарстан – Онлайн" программасының турыдан-туры эфиры булачаr/4700
-
2 март 2021 - 09:55Ирина Шейк: татарская бабушка-ветеран, «вечная невеста» КриРо и недвижимость на Манхэттене Бабушка, с которой можно и в разведку8100
-
2 март 2021 - 09:10Иптәшләрчә хоккей ярышы Әтнә районы һәм Мари-Эл Республикасы ветераннары арасында хоккей буенча иптәшләрчә уен узды.9300
-
23 декабрь 2020 - 10:02Яруллина Рамина, 8 яшь
-
23 декабрь 2020 - 10:02Сираҗиева Әдилә, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:15Василова Алия, 1 сыйныф
-
2 март 2021 - 07:55Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл мәктәпләре укучыларын «АгроНТИ-2021» Бөтенроссия конкурсында катнашырга чакыра Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл мәктәпләре укучыларын «АгроНТИ-2021» Бөтенроссия конкурсында катнашырга чакыра, конкурс 5 – 10 сыйныф укучылары арасында өч яшь категорияләре һәм түбәндәге биш юнәлеш буенча уздырыла:5000
-
25 февраль 2021 - 14:06Әтнә сыерларын тикшерделәр «Әтнә район дәүләт ветеринария берләшмәсе» дәүләт бюджет учреждениесенең ветеринария белгечләре тарафыннан 01.02. 24.02.2021 елга кадәр сыерлардан лейкоз һәм бруцеллезга тикшерү өчен "Уңыш" агрофирмасы " Дусым", " Ленин" исемендәге нәсел заводы һәм " Мәңгәр " хуҗалыкларында эпизоотиягә каршы чаралар үткәрелде.22200
-
2 март 2021 - 16:00"Әтнә таңы" ташламалар ясый8 март - Халыкара хатын - кызлар көне уңаеннан "Әтнә таңы" ташламалар ясый.8000
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.66000
-
1 март 2021 - 13:07Безнең Сөмбел "Запорожец"лар ярышында беренче 28 февраль көнне Арча шәһәре ипподромында "Запорожец" автомобильләрендә, әфганчы-сугышчыларның "Сугышчан туганлык" район җәмәгать оешмасы призына ярышлар булып узды.22401
-
28 февраль 2021 - 11:15Әтнәдә намаз уку бәйгесе Әлеге минутларда Олы Әтнә мәчетендә намаз уку бәйгесе уза.21100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика