Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә хатыннары төнлә дә камыр баса

Төнге камыр. Бу камыр бик уңайлы, әгәр пешерергә вакытыгыз булмаса, аны кичтән әзерләп, холодильникка куясыз да иртә белән пешереп аласыз. Бу камырны әзерләр өчен миксер кирәк булачак, чөнки ул бик йомшак һәм кулга ябыша. Камырны әзерләү өчен 250 мл сөтне 7 грамм коры чүпрә белән болгатып, 2 йомырка кушып миксер...

Төнге камыр.

Бу камыр бик уңайлы, әгәр пешерергә вакытыгыз булмаса, аны кичтән әзерләп, холодильникка куясыз да иртә белән пешереп аласыз. Бу камырны әзерләр өчен миксер кирәк булачак, чөнки ул бик йомшак һәм кулга ябыша.

Камырны әзерләү өчен 250 мл сөтне 7 грамм коры чүпрә белән болгатып, 2 йомырка кушып миксер белән болгатып алабыз. Шуңа 3,5 стакан он, 1/2 стакан шикәр комы салып 4 минут чамасы болгатабыз. Камырга аз-азлап вакланган май өстибез һәм тагын 5-6 минут миксерны эшләтүне дәвам итәбез. Шул вакыт эчендә камыр миксерның насадкалары янына җыела башларга тиеш. Инде 1/2 чәй кашыгы тоз өстибез дә 1 минут чамасы болгатабыз. Әзер камырны өстенә каплап холодильникка куябыз. Камыр белән эшли башлагач 2гә бүлеп, 1сен холодильникка куеп торыгыз. Чөнки салкын камыр белән эшләве җиңелрәк.

Әзер эшләнмәләрегезне 15-20 минут кабартып аласыз, өстен йомырка сарысы белән майлыйсыз һәм 180-200 градуска кадәр җылытылган мичкә тыгып пешереп аласыз. Ашларыгыз тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев