Әтнә таңы

Әтнә районы

Җәмгыять

Әтнә хәбәрчеләре бәйрәм белән котлый

Миңа 75 яшь, белемем җиде класс. Шигырьләр, такмаклар язгалыйм. Яңа ел белән котлап язганын сезгә д җибәрәсем килде.Бәйрәм белән һәркайсыгызны! Бу җиргә яңадан Яңа ел килә, Җирне ап-ак карларга күмеп. Бу Яңа ел килсен әйдә Бәхете белән, яңа шатлыкка төреп. Яңа елда мул ризык белән тула Һәр кешенең өстәле. Әле...

Миңа 75 яшь, белемем җиде класс. Шигырьләр, такмаклар язгалыйм. Яңа ел белән котлап язганын сезгә д җибәрәсем килде.Бәйрәм белән һәркайсыгызны!

Бу җиргә яңадан Яңа ел килә,

Җирне ап-ак карларга күмеп.

Бу Яңа ел килсен әйдә

Бәхете белән, яңа шатлыкка төреп.

Яңа елда мул ризык белән тула

Һәр кешенең өстәле.

Әле генә Яңа ел иде,

Тагын бер ел гомер өстәлде.

Яңа ел килә, Яңа ел-

Шатлык белән килә каршылау.

Шатлык белән каршы алсак кына,

Бәхетләребез булыр мең олау!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев