Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә хоккей лигасы экваторны узды

Әтнә хоккей лигасы, студентлар теле белән әйтсәк, үзенең экватор сызыгын узды.

Узган ял көнендә Бәрәскә - Күәм һәм Мәңгәр - Шашы уеннары белән беренче әйләнеш тәмамланды. Хәтерлисездер, беренче әйләнешнең соңгы уенында Әтнә командасы белән очрашуда мәңгәрләрнең гаять үҗәтләнеп, тырышып уйнаулары хакында язган идем. Мәңгәр хоккейчылары икенче әйләнештә дә күтәренке рухта уйнауларын дәвам иттеләр. Соңгы урында барган җирдән төп көндәшләрен тар-мар иттеләр. Берсен генә дә түгел! Нәтиҗәләргә күз салыгыз.

Бәрәскә бозында Мәңгәр һәм Күәм командалары очрашты. 5:2 исәбе белән мәңгәрләр отты. Шушы ук бозда Күәм командасы мәйдан хуҗалары белән дә очрашты. Бәрәскәләр өстен чыкты, исәп - 4:3 булды. Шашы һәм Мәңгәр командалары очрашуы принципиаль каршылыкка әйләнде. Кайсысы ота - шул өченче урынга чыга. Уен Шашы бозында узуга карамастан, Мәңгәр командасы өстен чыкты. Исәп - 3:1. Әтнә бозында үткән матч та гаять киеренке булды. Шулай булмый ни, Бәрәскәгә ничек тә җиңү кирәк, югыйсә, әтнәләрне куып тота алмаска да мөмкин. Өстәвенә, Мәңгәр командасы соңгы турларда матур уеннар белән гаҗәпләндерә. Хоккей термины белән әйтсәк, ярыйсы гына тизлек җыеп килә! Ә әтнәләр җиңелсәләр, хәлләрен катлауландыралар. Менә бу фактларның барысы бергә уен өчен чын стимул тудырды да инде. Ике периодтан соң да исәп 0:0 булып ерактан җемелдәп торды. Ахыр чиктә, Әтнә командасы көндәшләре капкасына бер алка озатып, җиңүгә иреште. Шулай итеп, берсүзсез лидерлыкка ия булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хоккей