Әтнә хоккей лигасы уеннарына нәтиҗә ясалды
Бүген Олы Әтнә хоккей мәйданчыгы җанатарларның күплеге белән үзенә җәлеп итте. Гаҗәп тә түгел, чөнки хоккей уеннарының хәлиткеч көне - финал уеннарын карадык. Нәкъ менә бүген әлегә кадәр барган Әтнә хоккей лигасының уеннарына нәтиҗә ясалды. Шунлыктан һәр команда уены оешканлыгы, бер-берләрен аңлап уйнаулары белән күңелне җәлеп итте. Карап торучы җанатарлар...
Бүген Олы Әтнә хоккей мәйданчыгы җанатарларның күплеге белән үзенә җәлеп итте. Гаҗәп тә түгел, чөнки хоккей уеннарының хәлиткеч көне - финал уеннарын карадык.
Нәкъ менә бүген әлегә кадәр барган Әтнә хоккей лигасының уеннарына нәтиҗә ясалды. Шунлыктан һәр команда уены оешканлыгы, бер-берләрен аңлап уйнаулары белән күңелне җәлеп итте. Карап торучы җанатарлар да көннең суыклыгын сизмәде...
- Лига барышында барлыгы 20 уен уйналды, бар команда әзерлек белән катнашты, активлыгы белән аерылып торды. Ярышларга Гәрәев Фаил, Сираҗиев Камил, Гайфуллин Зөфәр, Диас Мөхәммәтҗанов судьялык итте. Хоккейчыларның елдан-ел оста уен күрсәтүләренә күңел сөенә. Авыллардагы хоккей мәйданчыкларын чистартып карап торган кешеләргә исә аерым рәхмәт әйтәсем килә ...- дип бәяләп, фикерләре белән уртаклашты Яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рамил Шәйхиев.
Кубок тапшырганда да катнашкан һәр командага рәхмәтен белдерде җитәкче.
Нәтиҗәдә җиңүчеләр: 1 урында - Яңа Шашы командасы, 2 урында - Бәрәскә командасы, 3 урында - Күәм командасы, 4 урында - Әтнә командасы, 5 урында - Олы Мәңгәр командасы. Котлыйбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев