Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә хоккейчылары да баллы булды

Татарстанның районнар арасындагы чираттагы хоккей чемпионаты башланды. Безнең әтнәләр беренче турда ук төп фаворитларның берсе саналган Балык Бистәсе хоккейчылары белән очрашырга тиеш иде. Биредә Әтнә кәкмәшә сугу осталары өч балга ия булдылар. Исәп Әтнә командасы файдасына 5:0! Көндәшләр килмәделәр. Шул сәбәпле безнекеләргә җиңү язылды. Дөрестерме, юкмы, Балык Бистәсе команда туплый...

Татарстанның районнар арасындагы чираттагы хоккей чемпионаты башланды. Безнең әтнәләр беренче турда ук төп фаворитларның берсе саналган Балык Бистәсе хоккейчылары белән очрашырга тиеш иде. Биредә Әтнә кәкмәшә сугу осталары өч балга ия булдылар. Исәп Әтнә командасы файдасына 5:0! Көндәшләр килмәделәр. Шул сәбәпле безнекеләргә җиңү язылды. Дөрестерме, юкмы, Балык Бистәсе команда туплый алмаган дигән хәбәр килеп иреште. Беренче уенда ук шундый җиңүгә ирешкән хоккейчыларыбыз икенче уенда дәртләнеп уйнадылар. Арча командасы белән булган очрашу 3:2 исәбе белән төгәлләнде. Кызганычка каршы, бу юлы кунаклар - арчалар файдасына. Шулай да, җиңүгә өметләник. Өметсез шайтан, ди. 2 февраль көнне Теләчедә узачак уенда уңышлар теләп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт