Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә хуҗалыклары көн саен 130 тоннага якын сөт саталар

Шушы көннәрдә Татарстан агробизнесы кадрлары әзерләү институты базасында, 2014 елның 2 аенда терлекчелектәге хезмәт нәтиҗәләренә багышланган республика киңәшмәсе узды.

Киңәшмәне Татарстанның Премьер-министр урынбасары - республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов уздырды. Биредә муниципаль районнарның авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчеләре, сөт җитештерү өлкәсендә проблемалы саналган 80нән артык хуҗалык җитәкчесе катнашты.

Төп доклад белән министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов чыгыш ясады. Ул узган ике айлык эшчәнлек хакында сөйләде, сөт һәм ит җитештерү мәсьәләләренә тукталды.

Сөт җитештерү өлкәсендә Әтнә, Балтач, Кукмара, Саба һәм Кайбыч уңай эшчәнлек белән сокландыралар. Бу уңайдан бүгенге көндә дә Әтнә хуҗалыкларының көн саен 130 тоннага якын сөт сатуын әйтү урынлы булыр. Бер баш сыердан уртача 19 килога якын сөт савалар. "Шахтер" һәм "Мәңгәр"дә ул 23 килограммга якын...

Районнар күрсәткеченә әйләнеп кайтыйк. Хәйран әйбәт эш нәтиҗәләре белән сокландыручылар тагын да бар үзе. Әйтик, Әгерҗе, Әлки, Алексеевск, Яшел Үзән, Кукмара, Чистай, Кайбыч районнарында сөт җитештерү алдагы елга карата 21-7,4 тоннага артык. Кызганычка каршы, сөт күләмен алдагы елга карата киметүчеләр дә бар.

Министр фикеренчә, терлекчелектә кеше факторы аеруча мөһим. Җитәкче зур роль уйный. Хуҗалыкның уңышлары һәм уңышсызлыклары, беренче чиратта, җитәкчегә бәйле. Шул ук вакытта җитәкченең булдыклылыгы индикаторы - терлекчелек, дип саный министр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: терлекчелек