Әтнә хуҗалыклары сауган сөт көннән-көн арта
Арттагылар да арттыра Күмәк хуҗалыклар сауган сөт көннән-көн арта. 18 декабрьгә зачет исәбеннән барысы 125225 килограмм сөт савылды, бу узган ел күрсәткеченнән 11046 килограммга артык. Бер баш сыердан уртача савым 17,12 килограмм тәшкил итә. Бу да алдагы елгыдан 0,27 килограммга күп. Шунысы куанычлы, бу ике сан көннән-көн арта бара. Сводка...
Арттагылар да арттыра
Күмәк хуҗалыклар сауган сөт көннән-көн арта.
18 декабрьгә зачет исәбеннән барысы 125225 килограмм сөт савылды, бу узган ел күрсәткеченнән 11046 килограммга артык. Бер баш сыердан уртача савым 17,12 килограмм тәшкил итә. Бу да алдагы елгыдан 0,27 килограммга күп. Шунысы куанычлы, бу ике сан көннән-көн арта бара. Сводка исемлегенең алдынгылары гына түгел, артта баручылар да сизелерлек арттыралар. Бу көнне шәхси хуҗалыклар 17467 килограмм сөт тапшырдылар.
Татарстанның оператив мәгүлүматларында районыбыз элеккечә үк алдынгы урыннарда бара. Бу өлкәдә төп көндәшләр саналган Саба районында бер сыердан уртача бер поттан аз гына артык, Балтачта 15,7 килограмм сөт савалар. Буа, Кайбыч һәм Кукмараныкы 14 килограмм тирәсе генә. Республика буенча бер баш сыердан уртача 11,8 килограмм сөт савалар.
Бу көнне Татарстанда авыл хуҗалыгы җирләренең 1 гектарына 0,69 килограмм сөт җитештерелде. Сигез районда гына 1 гектарга 1 килограммнан артык сөт савып алынган. Ә Әтнәдә 2 килограммнан артык!
Беренче багана - район хуҗалыклары, икенче - 18 декабрьгә бер сыердан уртача савым, дүртенче - бу көнне зачет исәбеннән саткан сөт, өченче, бишенче - алдагы елның шул ук көнендәгедән елдан артык яки ким.
Шахтер 21,46 +0,09 20300 +4338
Ленин 20,64 +0,70 21529 +1727
Ташчишмә 20,48 +0,34 8792 +143
Мәңгәр 19,65 -0,23 11480 +563
Күшәр 18,25 +2,00 8294 +1474
Дусым 16,28 +1,07 10356 +1115
Тукай 14,61 -0,56 15581 +10
Таң 14,30 -1,39 15998 -434
Күңгәр 13,00 +1,00 5603 +1479
Уңыш 12,28 +1,17 7292 +631
КФХ Гал. 16,00
Т.Саттаров 17,54
Районда 17,12 +0,27 125225 +11046
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев