Әтнә таңы

Әтнә хуҗалыкларының кулланылмаган ресурслары да бар

Күәм авылының яңа мәдәният йортында «Тукай» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең еллык хисап җыелышы узды.

Җыелышта район башлыгы Габделәхәт Хәкимов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фәрит Галиуллин катнашты.

Хуҗалык җитәкчесе Илфат Хәкимов докладын күзаллап, узган елгы уңышларын уртакул дип бәяләргә була. Сер түгел, яшәешебезнең төп күрсәткече терлекчелектәге уңышларыбыз белән билгеләнә. Биредә "Тукай"ның әле ахыргача кулланылмаган ресурслары бар. Дәүләткә сөт сату буенча хуҗалыкның күрсәткече яхшырганнан-яхшыра. Ит тә алдагы елдан күбрәк җитештерелгән. Шулай да, хуҗалык җитәкчесе әйтмешли: "Терлекне нәселле итеп сату күпкә отышлырак". Бу урында "Тукай"ның нәселле терлек тәрбияләүче статусының тагын 5 елга озайтылуын әйтү урынлы булыр. Ә менә техникага запас частьләр алу проблемасы, докладтан аңлашылганча, урынлы борчылу тудыра. Бу максатта ел буена 12 миллион сум акча тотылган. Игенчелектән кергән 17 миллион сум бу чыгымнарны артыгы белән каплый үзе. Әле төрле өлкәдәге төзелешкә дә өлеш кала. Мактауга лаек: тораклар, фермадагы юллар ремонтына 20 миллион сум акча тотканнар. Хәер, теге өлкәгә моның кадәр сумма тотканнар, монысыннан шуныңча акча кергән дип санаганчы, хуҗалык җитәкчесе киләсе елга бурыч итеп куйган пунктларны телгә алу урынлырак булыр:

- Сыерлардан бозау алу начар, бозау үсеше дә канәгатьләнерлек түгел - бу өлкәдә эшчәнлекне яхшыртырга, терлекнең исәп-хисабын алуны көйләргә, терлекчеләр үзләре дә хезмәт таләпләренә 100 % җавап бирергә тиешләр, игенчелектә бер гектардан җыеп алган уңыш канәгатьләнерлек түгел - игътибарны арттырырга, техникага сакчыл караш булдырыйк - запас частьләргә зур суммалар тотуны киметик...

Реклама

Хуҗалыкның баш зоотехнигы Айрат Галимҗанов, баш мал табибы Илдар Сабиров һәм баш агроном Илнар Васыйлов та шушы ук проблемаларны искә алып, ирешкән уңышлары белән уртаклаштылар. Авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе дә соңгысының фикерен куәтләп: "Игенчелектә мул уңыш алмасак, терлекчелектә уңышка ирешү авыр булыр", - дип билгеләде.

Җыелышны район башлыгы йомгаклады:

- 167 миллион сум акча керемегез бер яктан караганда күп тә кебек, икенче яктан карасак, әйтик, күрше "Ленин"ның кереме - 230 миллион сум... Сездә ул алдагы елгыдан 20 процентка күп булса да, инфляция исәбенә артыклык әллә ни сизелерлек түгел. Колхозчының уртача хезмәт хакын да уртача дип кенә санарга була... Гомумән, 2014 елгы хезмәтегез канәгатьләнерлек булды, - диде ул.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: