Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә - иң милли як, дип саный Ринат Закиров

Әтнәдә Өлкәннәр көнен зурлап үткәрделәр. Һәрхәлдә, Олы Әтнәдәге бәйрәмгә килгән әби-бабайлар район хакимиятенә дә, оештыручыларга да берөзлексез рәхмәт укыдылар.

Район хакимиятенең аппарат җитәкчесе Гөлнара Галәүтдинова, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наил Сибагатов, социаль яклау җитәкчесе Әминә Галиева, "Изгелек" социаль үзәге җитәкчесе Гөлсинә Шакирова һәм бу оешмаларның хезмәткәрләре, Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры һәм районның мәдәният бүлеге, шулай ук Олы Әтнә авыл җирлеге вәкилләре өлкәннәрнең күңелен күрү өчен барысын да булдырганнар: сый-нигъмәт өелеп торган кайнар чәйле табыны да, спектакле дә, бүләкле пакетлары да бар иде.

- Ихлас күңелдән бәйрәм белән котлыйм. Тормыш юлыгыз бүгенгедәй гел бәйрәмнәрдән торсын, сәламәтлек телим, авырмагыз... Ә менә Сезне зурлап, пакетлы бүләкләрне олы кунак - Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Ринат Закиров алып килде, - дип, тантананы район башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Нуриев ачып җибәрде.

Ринат Зиннур улы да:

- Әтнә ягына куанып киләм. Гаять милли җанлылар яши биредә, шуңа куанам, - диде.

Авыл җирлегеннән алган мәгълүматларга караганда, залда 200дән артык бүләк пакетлары бар иде, моннан тыш, һәрберсенең өенә дә илткәннәр. Мондагылары -рухи яктан җылытучы бүләкләр булса, өйләренә ашамлык тулы пакетлар өләшкәннәр. Кыскасы, бик куанычлы, күркәм бәйрәм булды бу. Чәй өстәле артында очрашкан әби-бабайларның бер-берсен ничек сәламләүләрен, кайберләренең хәтта кочаклашып күрешүләрен үзең барып күрергә кирәк шул. "Күптән күрмәгән дусларны, хезмәттәшләрне, хәтта гади танышларны, авылдашларны күреп тә куанабыз. Каядыр чыгып, очрашып йөрмибез бит. Ә монда очрашу икеләтә куанычлы, бәйрәм дә бит әле", - ди өлкәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев