Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә игенчеләре җиң сызганып эшли

Татарстанда урып-җыю 70 процентта башкарылды. Узган елны бу көнгә 63 процент мәйданнарда суктырылган иде. Шунысы бар, былтыр һәр гектардан уртача 22,4 центнер бөртекле суктырып алдылар. Быел 21,3 центнер тирәсе генә. Хәер, булганының кадерен күрергә язсын! Безнең игенчеләр тиешле мәйданнарга карата 73 процентта урып-җыйдылар. Шөкер, һава торышы җиң сызганып эшләү мөмкинлеге...

Татарстанда урып-җыю 70 процентта башкарылды. Узган елны бу көнгә 63 процент мәйданнарда суктырылган иде. Шунысы бар, былтыр һәр гектардан уртача 22,4 центнер бөртекле суктырып алдылар. Быел 21,3 центнер тирәсе генә. Хәер, булганының кадерен күрергә язсын!

Безнең игенчеләр тиешле мәйданнарга карата 73 процентта урып-җыйдылар. Шөкер, һава торышы җиң сызганып эшләү мөмкинлеге бирде. Бу уңайдан Әтнә районы да республикада алдынгы, уракта әйдәп баручы район санала. Өстәвенә, матур сүз белән әйтсәк, безнең потенциал зур. Моны соңгы көннең эш күрсәткеченнән дә чамаларга була. Әйтик, Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының 24 августка бирелгән оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә, соңгы бер көндә бездә 1,3 мең гектар мәйданда - тиешлегә карата 6,4 процентта урып-җыелды. Бу күрсәткеч буенча безнекенә якын килүче дә юк. Димәк, игенчеләрнең: "Көн аяз булса, бик тиз тәмамлыйбыз", - диюләре белән тулысынча килешергә була. Шунысы да бар, бездән күбрәк мәйданда суктыручыларның уртача чыгышы кимрәк. Бездә һәр гектардан уртача 25 центнер бөртекле суктырыла. Бу да Татарстанда иң зур күрсәткечләрнең берсе. Әлегә урак дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев