Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә икмәге бик тәмле

Саматның бүген нигәдер иртәдән эче поша. Алай эч пошарлык сәбәп тә юк кебек. Җитмеш ике яшенә җитеп аның белән мондый хәл берничә мәртәбә генә булды. Гомере буе кеше арасында. Ул сөйләшергә, аралашырга иренми. Уен-көлке бик ярата. Хәтере әйбәт. Ишеткән кызык хәлләрне нык исендә калдыра. Эштә булсын, мәҗлесләрдә булсын, җыйналган халыкка...

Саматның бүген нигәдер иртәдән эче поша. Алай эч пошарлык сәбәп тә юк кебек.
Җитмеш ике яшенә җитеп аның белән мондый хәл берничә мәртәбә генә булды. Гомере буе кеше арасында. Ул сөйләшергә, аралашырга иренми. Уен-көлке бик ярата. Хәтере әйбәт. Ишеткән кызык хәлләрне нык исендә калдыра. Эштә булсын, мәҗлесләрдә булсын, җыйналган халыкка шул хәлләрне түкми-чәчми, азрак үзеннән дә өстәп сөйли. Бөтен кешене авызына карата. Ул сөйләгәннән бар да шаркылдап көләләр. Аларга кушылып үзе дә көлә.
Ә бүгенге эч пошуның сәбәбен тапты. Ялгызлык галәмәте. Ялгыз калырга Ходай кушмасын, үтә дә читен хәл икән. Өйдә ялгыз булса, үзенә барыбер бер шөгыль таба. Эш булгач, эч пошарга вакыт юк. Һич тә булмаса, кулына гармун ала. Оста гармунчы булмаса да, үзе яраткан берничә көйне, кушылып җыр­ларлык итеп уйный, җырлап та ала, күңеле күтәрелә.
Иртәнге ашка бармады. Берни дә ашыйсы килми. Бүлмәсендә чәй куеп эчеп караган иде, та­магыннан ризык узмый. Ясаган чәе дә яртылаш кына эчелгән килеш. Аппетит булмаудан бервакыт та зарланганы булмады. Сугыш чоры баласы бит. Ризыкның кадерен белә. Хатыны нәрсә пешерсә дә мактый-мактый ашый. Мактаганга хатынының да күңеле була. Берсеннән-берсе тәмлерәк ризыклар пешерергә ты­рыша, иренми. Әллә хатынын сагынды инде? Сагынырсың да шул, менә илле елдан артык чүкердәшеп яшиләр. Саматка шифаханәгә юллама алырга чират җиткән.
- Бар-бар! Миннән дә бераз ял итәрсең. Болай өй тавыгына әйләнеп барасың. Йөрәгеңә дә сихәт алып кайтырсың! Дару эчеп кенә тазарып булмый ул, - дип, бик сөенде. Барлык кирәк-ярак­ларны үз кулы белән барлап, букчаны тутырып, озатып калды. Сагынырга әле иртәрәк, атна да узмады. Йөрәк дигәне үзен гел сиздерә. Бигрәк тә инфаркт белән авырганнан соң. Аңарчы Самат җир җимертеп эшләп йөрде, бер генә дә түгел, берничә эштә. Йөрәккә әллә шул ярамады. Алтмышка җиткәч пенсияне тиккә генә бирмиләр. Вакытындарак туктый белмәде шул, алт­мыш бишкә кадәр эш­ләде. Инфаркт егып сал­маган булса, әле тагын да эшләп йөргән булыр иде. Менә хәзер йөр инде, бүл­нис, шифаханә юлларын тапта.
Шуларны уйлап, кан басымын үлчәп карады. Бар да нормада, авырган бер җире дә юк. Их! Эч пошканга дару булса икән. Янәшәдә генә биш даруханә бар. Акчасын кызганмас, сатып алып эчәр иде. Бүлмәдәше дә килсә килмәде.
Ял көнне барыбер дәвалар юк. Кичектергесез эшләрем бар. "Кайтып киләм әле", - дип машинасын кабызып, кайтып китте. Шифаханәдән ерак яшәми. Барлы-юклы бер сәгатьлек юл.
Аның белән тәүлек эчендә дуслашып өлгерделәр. Бергә утырып чәй кайнатып эчәләр, карта уйныйлар. Беренче катка төшеп бильярд шары тәгәрәтәләр. Телевизор кабызып хоккей карыйлар, яңалыклар тыңлыйлар. Йокыга киткәнче сөйләшеп яталар. Самат кабат ятагына ауды. Йокы килми. Башта төрле уйлар. Ята торгач карыны ачкан кебек булып китте. Их! Әнисенең катыкка манып, табада кыз­дырган ипие булса икән, аның исе, аның тәме әле дә исендә.
1955нче елның яз башы. Әнисе ничек итеп җыйнагандыр ул утыз сум акчаны? Шул акчаны яхшылап төреп, Саматның бишмәтенә тегеп, 25 чакрым ераклыктагы Азнакайга ипи алырга җибәрде. Унике яшьлек малаен ничек курыкмыйча шуның кадәр акча белән чыгарып җи­бәргәндер. Күрәсең үзе­нең барырга вакыты булмаган. Тула оек, чабатасын киеп, көлтә ташый торган үрәчәле кечкенә чананы өстерәп, Самат караңгыда ук өйдән чыгып китте. Юл такыр. Иртәнге салкын белән кар шыгыр-шыгыр килә. Чабатасы яңа түгел, мыек­лары чыккан. Самат, кичтән мичтә кипшереп, пәкесе белән мыекларын кискән иде югыйсә. Каты кар, чабатаны игәүләп, кабат мыек чыгарткан. Эңгер-меңгердә шулар күзгә күренә башладымы. Ул кызу бара. Таулардан чанасына утырып төшә. Бер тауда, юл борылышында, чанасын борып өлгерә алмады, юл читендәге йомшак карга чанасы белән кереп чумды. Көчкә ерып чыкты.
Кояш чыкты. Болытның әсәре дә юк. Көн чалт аяз. Самат юлны белә. Беренче генә баруы түгел. Инде ярты юл артта калды. Бары да әйбәт, тик карыны ачты. Иртән аннан-моннан капкалап киткән сөтле аш ерак алып бара алмый икән шул. Алабута, бәрәңге, тагын әллә ниләр кушып пешергән бер көлчәсе бар барын. Шуны ашамый булмас. Хәле бетә башлады. Тамак ялгамаса кичкә дә барып җитә алмас. Барган көйгә шул көлчәне кимерде. Ашыйсы килү азмы-күпме басылды.
Азнакайга барып җиткәч, әле ул ипи сата торган ОРС кибетен эзләп табасы бар. Бу кибет яңа гына эшли башлаган икән. Нефть эзләүчеләр өчен ачылган. Ипине күпме алсаң да бирәләр, ди. Кояш кыздыра ук башлады. Тирли башлагач, Самат бишмәтне салып чанасына бәйләде. Кар йомшарды, юешләнде. Моны иң беренче чабата эчендәге аяклар сизде. Атлау авырлашты. Чана да иртәнге кебек әйбәт шумый. Туктап ял итсә, торып китә алмас кебек тоела. Шуңа күрә акрын булса да атларга булды.
- Әй, бәреләсең бит, чык юлдан!
Кошевка җигелгән кара айгыр янәшәдән яшен тизлеге белән узып китте. Кара мыеклы яшь кенә егет кучер урынына утырган. Ә кошевкада җәелеп утырган бәндәнең ул бүреген генә күреп калды. Каракүл күн бүрек, әллә кайдан ялтырап, күзгә бәрелеп тора. Берәр зур нәчәлниктер. Колхоз персидәтелләре кошевкага утырып йөрсәләр дә, мондый бүрек кимиләр. Каршыга да кешеләр очрый башлады. Күбрәк җәяүлеләр.
Менә арттан, үрәчәле чана җигелгән, арык кына бер ат куып җитте.
- Ерактан киләсең ахыры, үскәнем, адымнарың бик акырын. Әйдә утыр! Өстеңә ки, чанаңны бәйлә! Туңарсың, май ае түгел.
Дилбегә тоткан хатынның тавышы ягымлы. Яше белән Саматның әнисеннән күпкә яшерәк булыр.
Әллә аңа сөйләшеп барырга кеше кирәк булды­мы, әллә үзе шулай мәр­хәмәтле идеме, утыруга сораштыра башлады.
- Кайсы авылдан? Исеме ничек? Нинди йомыш белән йөри?
Самат аның сорауларына җавап бирсә дә, нинди йомыш белән йөрүен яшереп калдырыр­га тырышты. Очраган бер кешегә ипи алыр­га баруыңны әйтмәссең бит инде. Апа да артыгын төпченеп тормады.
- Бик ерактан киләсең икән, балам, башкорт ягыннан. Ничек курык­мыйча үзең генә юлга чыктың?
- Әни кушкач чыктым инде. Үзенең барырга вакыты юк. Колхоздан җибәрмиләр. Нәрсәсеннән куркасың инде аның? Азнакайга беренче генә бару түгел.
- Әй, акыллым, нужа йөртә адәм баласын. Менә мин сугыш вакытыннан бирле Азнакай­дан авылга поч­та ташыдым. Сугышка киткән иремнән хат бик көткәнгә шушы эшкә урнаш­тым. Хат та юк, үлгән хәбәре дә юк. Военкомат­тан да эзләтеп караган идем. "Хәбәрсез югалган", - дип кенә әйттеләр. Инде ияләндем. Эшемә дә, билгесезлеккә дә. Сугыш беткәнгә дә ун ел була бит инде. Исән булса, хәбәре килер иде. Синең дә, үскәнем, әтиең сугыштан кайтмаган ахыры? Аталы балага бер дә охшамагансың.
- Мин бик кечкенә вакытта, әтинең сугышта үлгән хәбәре килгән.
- И, бала, атаңны кү­рер­гә дә насыйп булмаган икән.
Атка утыргач, Самат шактый ук хәл алды, тик юешләнгән аяклары гына туңа башлады. Азнакай морҗаларыннан чык­кан төтеннәр дә күренә башлады. Ул бу ападан ОРС кибетенең кайдалыгын сорарга батырчылык итте.
- Имәндә икән чик­ләвек. Ипигә барасың алайса? Минем дә ул кибеткә сугыласы бар.
Әй Саматның сөенгәнлекләре. Ходай Тәгалә бар ул. Әнисенең укып калган догалары кабул булды. Алла кушып юлына шушы апа туры килде. Ике-өч чакырым булса да атка утырып барды, кибет эзләп йөрисе булмады.
- Гадәттә почтаны җәяү­­­­ләп алып кайтам. По­сыл­калар күп җыйнал­гач бригадир ат биреп тора, шуларны алып кайтырга. Ул ачы бал ярата. Ә минем мич башында ачы балның беткәне юк. Тол хатыннарның кайсында гына юк икән ул.
- Хәзер посылкалар күп килә башлады. Ачлык­тан качып халык читкә китте. Менә шулар әти-әни­ләре, туган-тумачаларына посылка җибәреп торалар аз булса да ярдәм булсын дип. Авылда тормыш рәтләнеп китә алмый бит әле. Камчаткадан кипкән балык, Үзбәкстаннан җиләк-җимеш, Казахстаннан кәҗә мамыгы, кипкән ит килә. Конфет-шикәр, печенье-прәннекне әйткән дә юк инде. Посылка күбрәк карт-корыга килә. Кая алар Азнакайга барып, посылка алып йөрсеннәр инде. Алып кайтып биргәч, бик күңелләре була. Күчтәнәчләрдән миңа да авыз иттерәләр. Әй ярата да инде безнең бригадир ачы бал белән кипкән балыкны. Тешсез авызы белән сөякләренә кадәр суырып утыра, рәхмәт төшкере.
Шулай сөйләшә-сөйлә­шә кибеткә дә килеп җит­теләр. Самат рәхмәт әйтеп аттан төште, бәд­рәф эзләп китте. Алай кыс­талмаса да, кеше күр­мәгәндә, теге тегелгән акчаны сүтеп аласы бар бит. Кибеткә кереп ипи чиратына бас­ты. Ке­ше әллә ни күп түгел, эш вакыты булганга кү­рә­сең. Я, Алла! Булган ак­ча­сына капчык тутырып ипи алды. Ул ипинең исе, ул ипинең матурлыгы, ә тәме, телеңне йотар­сың. Самат түзмәде, өс­тәге кирпеч ипинең бер кырыен сындырып авы­зына капты. Шуны чәй­ни-чәйни капчыкны ки­беттән алып чыгып кит­те. Капчыкның авызын бәйләгәнче ипи почмагын тагын бер сындырып авызына озатты. Зурырак булды ахырысы, сулышы тыгылды, чәйнәр-чәйнәмәс көчкә йотып җибәрде. Капчыкны ча­нага яткырып, яхшылап бәй­ләгәч кайтыр юлга чыкты. Кайта-кайта туңган аякларына җылы керде. Азнакайны чыгып, биш-алты чакрым киткәч туктады. Сындырылган ипине капчыктан чишеп алды. Акрын гына, ашык­мыйча, шул ипине тәм­ләп ашый башлады. Коры ипи тамактан үтми башлагач, беразын сын­дырып, юл читенә җый­налган, инде чыйрый башлаган, кар суына ман­ды. Юешләнгән ипи тиз чәйнәлде, тиз ашалды. Ипинең кесәгә сыярлык өлешен калдырып, кабат кайтыр юлга кузгалды. Исәбе, шул калган ипи белән, тагын туктап тамак ялгап алу. Тамак тук булгач, никадәр арган булса да кызу атлый. Йөкле булса да чана авыр­лыгы әллә ни сизелми. Инде таулары гына: мен­гәндә бөтен көчне җы­еп тартып менәргә кирәк. Төшкәндә утырып төшеп булмый, ипи бар, ипи өстенә утырудан Ходай үзе сакласын.
Ул авылларны кызу чыга. Юлда кешеләр очраса да кызулый. Инде кояш баеды. Бераз баргач караңгы төште. Нык караңгыланганчы, туктап, теге калган ипине ашап бетерде. Бераз хәл керде. Тагын кайтыр юлга кузгалды. Кызу кайтып булмый, юлны югалтуың бар. Юл читендәге йомшак кар, төнге салкынга ныгыды. Бассаң чабата да, чана да батмый. Ярый әле юл читендә утыр­тылган маяклар бар. Ач бүреләр генә очрамаса ярар иде. Әле урманны да чыгасы бар. Ул турыда уй­лап, куркырга вакыт юк, кайтасы бар. Ай якты­сы да юк ичмасам. Инде авылларына да ерак калмады. Калган юл­ны күз йомып та кайта ала. Юлда бер карамчык барын шәйләде. Самат туктады. Ә теге карам­чык һаман каршыга килә. Нәрсәдер ялт-йолт итә. Самат каршы бармас­ка булды. Кесәсеннән агач сап­лы пәкесен эзләп та­бып, тимерен сабыннан чыгарып турайтты. Ча­насын юлга аркылы җай­лап куйды. Тезләнеп шул чанага таянды. Бер ку­лында пәке. Шул рәвешле теге карамчыкны көтә баш­лады. Ә ул якыная. Кешегә дә ох­шап куя. Ялт-йолт иткән әйберсе генә бераз аптырата. Инде тәмам якынайгач шәйләп алды: кулына, асылмалы, пыяла куыклы керәчин фонаре тоткан хатын-кыз булса кирәк. Атлаган көйгә чайкалып фонаре ялт-йолт килә икән. Бәй, әнисе түгелме соң бу? Әнисе шул. Самат: "Инәй", - дип аваз салды. Ул үз тавышын үзе ишетмәде. Аптырагач сызгырды. Болай итеп бары тик Самат кына сызгыра ала. Әнисе аны шул сызгыруыннан таныды. "Балам", дип, алга таба йөгерә үк башлады. Самат аягына торып басты, чанасын юлга турылап куйды. Ул арада әнисе килеп җитте. Саматны кочагына алды. Шатлыгыннан елап җибәрде. Сөенеченнән Самат та, тавыш-тынсыз гына балавыз сыгып алды.
Кайтыр юлга кузгалдылар. Ул алдан фонарь тотып бара, ә аның артыннан әнисе чана сөйри. Өйгә кайтып ничек чишенеп ятканын Самат хәтерләми дә. Атлап барган көйгә яртылаш йок­лый иде. Борынына килеп кергән тәмле искә уянып китте. Мичтә ут яна. Әнисе нидер кыз­дыра. Кызган әйберләрне табадан бушата да, өстәлдән киселгән ипиләрне, бе­рәм-берәм чуендагы ка­тык­ка манып, табага тезеп, кабат янган ут янына куя. Самат түзмәде, сикереп торды. Аның бик тә бик тә ашыйсы килә иде.
- Тордыңмы, үскәнем? Тәүлектән артык йокладың. Уятырга кызгандым. Исән микән бу бала дип борын төбеңгә пыяла да куеп карадым. Пыя­ла тирләгәнен күргәч, тынычлап эшкә киттем. Икенче тәүлеккә китте кайтып егылганыңа.
Шифаханә ятагында ятканда Самат шуларны уйлап ятты. Алтмыш ел вакыт узса да, бар да истә. Әнисенең әйткән сүзләре дә, ипи исе, ипи тәме... Борынгылар: "Адәм баласы михнәткә чыдый, рәхәткә чыдый алмый", дип, дөрес әйткәннәр икән. Ул рәхәткә чыдый алмыйча ята...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев