Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә җимерәләр, төзәтерләрме?

Җимерүе тиз... төзәтелерме? Әлеге гидрант Олы Әтнә авылының Пионер урамы белән Татарстан урамы чатына урнашкан. "Чиста су" программасы буенча су керткәндә бик җыйнак матур итеп эшләнде. Бер эшләгәч озакка хезмәт итәрлеге бар иде. Тик без уйлыйбыз берне, Ходай бирә икене, диләр. Аллаһы Тәгаләнең дә катнашы юк, бер сәрхүш кая барганын...

Җимерүе тиз... төзәтелерме?

Әлеге гидрант Олы Әтнә авылының Пионер урамы белән Татарстан урамы чатына урнашкан. "Чиста су" программасы буенча су керткәндә бик җыйнак матур итеп эшләнде. Бер эшләгәч озакка хезмәт итәрлеге бар иде. Тик без уйлыйбыз берне, Ходай бирә икене, диләр. Аллаһы Тәгаләнең дә катнашы юк, бер сәрхүш кая барганын аңламаган күрәсең, машинасы белән әлеге гидрантка килеп бәрелү нәтиҗәсе бу. Машинага да, әлеге җайланмага да шактый зыян килде. Әлеге исерек машина йөртүче хакында хәбәр иткән идек, анысына чара күрелде. Тик вакыйганың шаһите булып, "Мине кайчан төзәтерләр икән?" дип, мәсхәрәләнгән гидрант урыны, җимерелгән плитәләре кул тимичә, шушы хәлендә торып тора. Янәшәсендә шәхси хуҗалык йорты урнашкан. Беренчедән урамны ямьсезләп торса, икенчедән уңайсызлыклары да җитәрлек... Йорт хуҗалары да борчыла.

- Зыян китергән машина йөртүче гаебен аңлап, үзе эшләтмәсме дип көтеп караган идек. Эшләтмәде. Гидрантның мондый хәлдә икәнен беләбез, үзебез төзәтербез инде... - дип җавап бирде коммуналь хуҗалык идарәсе җитәкчесе Рамил Сәфәров.

Әйткәч, эшләнер. Тик үзебез дә игътибарлы булырга өйрәнсәк иде. Авылларга су кертелә, асфальт юллар җәелә. Рәхәт, карап торырга матур. Тик һәрберсе игътибар кайгыртуны сорый. Булганны сакларга өйрәник. Машина руле артына утыручылар икеләтә игътибарлы булыгыз. Әле монда гидрант кына җимерелгән, асфальт урамнарда күпләп сабыйлар да йөри... Менә шул сабыйлпар онытылып китеп, менә шушындый чокырларга гына төшеп китә күрмәсеннәр инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев