Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә инешләреннән куркыныч яный

Көннәр суытып җибәрде, елга, инешләрдә боз катламнары барлыкка килде. Күпләр әлеге боз катламының фаҗигагә китерүен аңлап җиткерми ахыры. Республикада да соңгы вакытта суга батып үлүчеләр саны арткан. Шуңа күрә дә Әтнә районы янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе Илнур Гиндуллин балыкчыларны, бигрәк тә балаларны кисәтә. - Инешләрдә барлыкка килгән боз катламы ышанычсыз....

Көннәр суытып җибәрде, елга, инешләрдә боз катламнары барлыкка килде. Күпләр әлеге боз катламының фаҗигагә китерүен аңлап җиткерми ахыры.

Республикада да соңгы вакытта суга батып үлүчеләр саны арткан. Шуңа күрә дә Әтнә районы янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе Илнур Гиндуллин балыкчыларны, бигрәк тә балаларны кисәтә.

- Инешләрдә барлыкка килгән боз катламы ышанычсыз. Шуңа күрә дә сулыкларга керегә ярамый. Балыкчыларны да шул хакта кисәтәсем килә. Басып кына карыйм дип тә, кызыксынып та балаларга инешләргә якын киләергә рөхсәт итмәс идем. Көзге боз ышанычсыз, - ди ул.

Ходай Тәгалә дә Сакланганны гына саклармын, дигән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев