Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә инженерлары булганны үзгәртеп кору отышлы дигән фикердә

"Шахтер" хуҗалыгы базасында инженер-механикларның җыелышы узды.

Чираттагы җыелышның максаты - язгы чәчү алдыннан тагын бер кат техниканы барлау булды. Беренче чиратта, яңа техника сатып алу түгел, ә булганына үзгәрешләр кертү хакында сөйләштеләр. Сүз "АВ-18" маркалы пружиналы тырманы үзгәртү турында барды. Хәтерлисездер, "Ленин" хуҗалыгында узган шундый ук җыелышта да "АВ-18"не искә алдылар.

Әлеге тырманы үзгәртәннән соң, ул кукуруз басуын ике эздән тырмалау өчен кулланыла. Хәзер аның өстенлекләрен искә алыйк. Беренчедән, бу тырманы күчереп йөртү бик ансат. Чөнки ул тырма агрегатын гидроцилиндрлар ярдәмендә басу читенә чыккач һәм күчеп йөргәндә күтәреп була. Икенчедән, кукурузның сабак калдыкларын җыярга бик уңайлы. Хәзер кукурузның аскы өлешен 40 сантиметрга кадәр калдырып урдыралар. Чөнки ул өлеше терлек азыгы буларак бернинди кыйммәткә дә ия түгел. Менә шул калдыкларны гади тырма белән тырмалау бик кыен - тыгыла башлый. Сабаклар тырмага ияреп йөриләр. Ә инде үзгәртелгән бу тырма белән басуның бер башына чыккач тырмаларны күтәртеп бер чистартасың, икенче башына чыккач, җыелган кукуруз сабакларын кабат күтәртеп коясың. Ахырдан "Кун-10" белән җыеп, черергә өеп куялар ул сабакларны. 400 гектар басуга бер шундый агрегат булса, шул җитә. "Шахтер" өчен мондый агрегат аеруча мөһим: басу-кырлары зур, һәр басуга күчәр өчен катлаулы юл узарга кирәк. Кыскасы, бик уңайлы тырма агрегаты бу. Аны барлык хуҗалыкларда да булдырырга кирәк. Җыелышта бу алда торган төп бурычларның берсе итеп куелды. Сер түгел, районда хәзер кукуруз мәйданнары артканнан-арта. Әйтик, агымдагы елда кукуруз мәйданнары "Шахтер"да - 700 гектар, "Тукай"да 800 гектар тәшкил итә.

Димәк, чәчү, игү технологияләрен генә түгел, җир эшкәртү, шул исәптән тырмалау буенча да яңалыклар кертү кирәк. Ә инде яңа техника сатып алуга караганда, искене отышлы итеп үзгәртеп кору күпкә отышлырак: "Кулибин ысулы" дип атыйлар аны. Һәрхәлдә бездә ул электән кулланыла, бу тырма агрегаты шуның ачык мисалы.

Автор фотосында: "Ленин" гаражында узган җыелышта да бу хакта сүз булган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев