Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә - исемлек башында!

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 4 октябрьгә биргән оператив мәгълүматларга караганда, бу көнне республикада 3104,5 тонна сөт савылган. 43 район өлеше бу. Шунысы кызык, көнлек тулай савымы 100 тоннадан артык булган 7 район моның өчтән берен сава! Гомуми нәтиҗәләргә күз салсак, Әтнәдә ул узган елгыга карата 125 % тәшкил...

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 4 октябрьгә биргән оператив мәгълүматларга караганда, бу көнне республикада 3104,5 тонна сөт савылган. 43 район өлеше бу. Шунысы кызык, көнлек тулай савымы 100 тоннадан артык булган 7 район моның өчтән берен сава!

Гомуми нәтиҗәләргә күз салсак, Әтнәдә ул узган елгыга карата 125 % тәшкил итә. Бу иң зур күрсәткеч. Ә Татарстан буенча - 102 %. Ай башына карата күбрәк сөт савучылар арасында да Әтнә - исемлек башында. Хәер, Татарстанда бары 2 район гына узган елга карата плюстә: бер баш сыердан иң күп - көнлек 20,6 килограмм савым алучы Әтнәдән тыш, иң аз - 8,6 килограмм сөт савучы Әлмәт районнары гына арттыра алганнар. Татарстан буенча бер сыердан көнлек савым 13,3 килограмм булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев