Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә исәп алуга әзерләнә

2016 елның 1 июленнән 15 августына кадәр Бөтерроссия авыл хуҗалыгын исәпкә алу уздырыла. Дәүләтебез өчен әһәмиятле бу зур вакыйгага быел - 2015 елда ук әзерлек башланып китте. Районыбызда бу эш хакимият башлыгы Габделәхәт Хәкимов җитәкчелегендә тормышка ашырыла. Бөтенроссия авыл хуҗалыгын исәпкә алуны оештыру һәм башкарып чыгу өчен район хакимияте җитәкчелегендә...

2016 елның 1 июленнән 15 августына кадәр Бөтерроссия авыл хуҗалыгын исәпкә алу уздырыла. Дәүләтебез өчен әһәмиятле бу зур вакыйгага быел - 2015 елда ук әзерлек башланып китте. Районыбызда бу эш хакимият башлыгы Габделәхәт Хәкимов җитәкчелегендә тормышка ашырыла. Бөтенроссия авыл хуҗалыгын исәпкә алуны оештыру һәм башкарып чыгу өчен район хакимияте җитәкчелегендә карар (№ 19 от 27.07.15) кабул ителеп, комиссия төзелде. Аның составына сан алуга катнашы булган җитәкчеләр кертелде. Бүгенге көндә җирле үзидарә органнары ярдәме белән райондагы барлык шәхси ярдәмче хуҗалыклар, фермер хуҗалыклар, алардагы терлек саны, күпме җир кишәрлеге булуы турындагы мәгълүмат базага кертелде. Бөтенроссия авыл хуҗалыгын исәпкә алуга әзерлек эшләре белән Әтнә районы вәкиле Гибадуллина Лилия шөгельләнә. Сорауларыгыз булса 2-10-63 телефонына шалтырата аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев