Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә җитәкчесен “Ватаным Татарстан” яза

Без кешедән киммени?! Чын авыл тормышы белән яшәүче район башлыклары гына түгел, авыл җирлеге башлыклары да сирәк хәзер. Аларның күбесе сыер асрамый, абзар тутырып терлек тотмый, гектарга якын яшелчәсен дә үстерми, умартачылык белән дә шөгыльләнми. Әмма сала мәшәкатеннән курыкмаучылар да бар әле. Муниципаль берәмлекләрнең эшчәнлегенә йомгак ясалган бер көндә без...

Без кешедән киммени?!

Чын авыл тормышы белән яшәүче район башлыклары гына түгел, авыл җирлеге башлыклары да сирәк хәзер. Аларның күбесе сыер асрамый, абзар тутырып терлек тотмый, гектарга якын яшелчәсен дә үстерми, умартачылык белән дә шөгыльләнми. Әмма сала мәшәкатеннән курыкмаучылар да бар әле. Муниципаль берәмлекләрнең эшчәнлегенә йомгак ясалган бер көндә без җирлек башлыгы булып эшләүче берничә җитәкченең шәхси хуҗалыкларына кагылып чыгарга булдык.

Рәхинә - Әтнә районының Кышлау авыл җирлеге башлыгы. Рәхинә Шакированың өч сыер асравын белгәч, узган ел "ВТ"га "түгәрәк өстәл"гә килгән Премьер-министр урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, абзар тутырып терлек асраган кешене ялкау дип әйтергә ярамый, диде. "Монда авыл халкы ялкауланды, диделәр. Үзем дә аппарат белән өч сыер савам. Нигә дип әле мин аларны кул белән саварга тиеш?! Кул хезмәтеннән читләшәбез, заманга яраклашабыз. Сез әйткәнчә, ялкауланабыз", - дигән иде ул редакциягә килүче кунакларга җавап итеп.

Шакировлар бүген дә сыер санын киметмәгән булып чыкты. Барлыгы җиде баш мөгезле эре терлекләре бар. Хәлләрен белешеп элемтәгә чыккач, бөтен авыл кешесе терлек асрап яшәгәндә, безнең сыер тотуыбыз гадәти хәл булырга тиеш инде, ди ул. "Өйдәгеләр белән бергә эшләмәсәң, берүзең генә әллә ниләр майтарып булмый, - ди Рәхинә ханым. - Иптәшем, аның энесе, шимбә-якшәмбегә малайлар гаиләләре белән кайта. Салам-печәнен бөтенебез бергә хәзерлибез. Лапастан керми ятам дип әйтә алмыйм, бергәләп эшләгәч, тормыш җиңелрәк".

Үзе турында сөйләвен үтенсәк тә, Рәхинә ханым авылдашлары турында сөйләп китте. Элеккеге кебек үк булмаса да, халыкның әле дә терлек тотуын әйтте. Әмма симертергә үстерүчеләр кимегән. Яңа таләпләр кертелгәннән соң терлекләрне махсуслашкан урыннарда гына чалдыру башлангач, тиешле белешмәләр өчен дә акча түләргә кирәк булгач, чыгымлы дип, авыл халкы сатар өчен терлек асрамый башлаган. Үзләре, туганнары, таныш-белешләре өчен генә үстерәләр икән. Сыер бозаулагач та аның бозавын тизрәк сатарга тырышалар. Сыер тотмаучы, үзе өчен иткә үстерүчеләр ала, ди Рәхинә ханым.

Яңа таләпләр авыл кешесе өчен кыенлыклар алып килде, дип борчылуын да җиткерде җирлек башлыгы. Ә менә сөт тапшыруда кыенлыклар юк, ди Рәхинә ханым. Бу эш район буенча яхшы оештырылган. Шәхси хуҗалыклардагы сөтне ире җыя икән.

"Сөтнең бәясе күтәрелде. Авыл кешесе сөт сатып акча кертә башлады. Менә монысы күңелле хәл, - ди җирлек башлыгы.

- Безнең өч сыер нәрсә инде ул, әнә Күңәр авыл җирлеге башлыгының җиде сыеры бар". Гөлназ Гариповалар гаиләсе барлыгы 16 баш мөгезле эре терлек асрый булып чыкты.

("Ватаным Татарстан", /№ 192, 23.12.2016/)

http://vatantat.ru/index.php?pg=2887

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев