Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә каргасы иртә килгән

Саврасовның Третьяков галереясендә сакланучы данлыклы "Грачи прилетели" картинасын белмәгән кеше сирәктер. Бүгенге көн өчен ул бик үк актуаль булмас иде, мөгаен. Татарстан галимнәре менә 20 ел инде кара каргалар җылы якка очып китмиләр дип белдерделәр. Ә Самосырово һәм шуның ише чүплекләрдә аларга азык җитәрлек икән. Дөрес, бер өлеше җылы якка...

Саврасовның Третьяков галереясендә сакланучы данлыклы "Грачи прилетели" картинасын белмәгән кеше сирәктер. Бүгенге көн өчен ул бик үк актуаль булмас иде, мөгаен. Татарстан галимнәре менә 20 ел инде кара каргалар җылы якка очып китмиләр дип белдерделәр. Ә Самосырово һәм шуның ише чүплекләрдә аларга азык җитәрлек икән. Дөрес, бер өлеше җылы якка очып китә ди үзе. Алар, гадәттә февраль ахыры- март башларында очып кайталар.

Хәтерлисездер, узган елны февраль урталарында каенга кунган кара каргага гаҗәпләнеп, гел табигать, кошлар, хайваннар белән кызыксынучы әтнәле Наил абый Шаһиев: "Бик иртә килгән бу", дип гаҗәпләнгән иде. Хәзер шундый уй туды: очып китмәгәндер дә ул бәлки?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев