Әтнә таңы

Әтнә – Казан арасы яки сәяхәтче әбиләр

Үзем күрдем Кыш буена Олы Мәңгәр китапханәсендә авыл тарихына багышлап өлкәннәр белән матур гына очрашулар узып килде. Аның эшен оештыруда ветераннар советы рәисе Хәлимә апа Закирова башлап йөрсә, авыл җирлеге, мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче Гөлшат Гарифҗанова зур ярдәм күрсәтте. Гөл чәчәге белән матур дигәндәй, һәр эшнең дә нәтиҗәсе булмый калмый....

Үзем күрдем

Кыш буена Олы Мәңгәр китапханәсендә авыл тарихына багышлап өлкәннәр белән матур гына очрашулар узып килде. Аның эшен оештыруда ветераннар советы рәисе Хәлимә апа Закирова башлап йөрсә, авыл җирлеге, мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче Гөлшат Гарифҗанова зур ярдәм күрсәтте.

Гөл чәчәге белән матур дигәндәй, һәр эшнең дә нәтиҗәсе булмый калмый. Очрашуларга ноктаны Казан шәһәренә экскурсиягә барып тәмамларбыз дип алдан ук килешеп куйганнар иде. Сәбәбенә керешкәч, автобусы да табылган. Өлкәннәр белән кызыклы очрашулар үткәреп, авызына каратып тоткан Люция апа Әхмәтҗанова исә юл бәһасен үзе күтәрергә булган. Әнә шулай итеп, Мәңгәр җирлегендә яшәүче 17 кеше - араларында 80 не узганнары да, әле лаеклы ялга чыкканнары да юк түгел - юлга кузгалдык. Корреспондент буларак, билгеле, мин дә андый күңелле сәяхәттән читтә кала алмадым.

Авыл яңалыкларын, яшьрәк чактан кызыклы истәлекләрне сөйләшә - сөйләшә башкалабызга килеп җиткәнне сизми дә калдык. Автобусыбыз шәһәр урамнары буйлап туп - туры үзәккә, Казаныбызның мәдәни истәлекле урыннары урнашкан борынгы урамнарына юнәлде.

Башкалабызның гүзәл җәүһәре - Кол Шәриф мәчетендә безне бик җылы каршы алдылар. Әбиләрнең кайберсе биредә беренче тапкыр. Ишек төбендәге ачык йөзле, матур итеп татарча сөйләшкән сакчы абзый Әтнәнең кайсы авылннан дип сораштырды. Мәңгәрдән икәнне белдереп, "Мәңгәрләрнең өе зәңгәр" дип җырлап та күрсәттек әле. Шунда ук татар апалары килеп, яшел төстәге махсус япмалар бәйләделәр. Монысы кыскарак кием киючеләргә шулай эшләнелә икән. Намаз вакыты җитү сәбәпле, берничәбез уку өчен билгеләнгән урынга китте. Ә без биек баскычлардан югарыга, изге урынның һәр почмагы күренгән балконга юнәлдек. Атна уртасы булуга карамастан, безнең ише экскурсиягә килүчеләр дә байтак иде. Күпләр сабый балаларын да иярткәннәр. Кечкенәдән белеп, аңлап үссеннәр өчен бер дигән мөмкинлек, минемчә. Биредә сихри бер дөнья, җан тынычлыгы бирүче атмосфера хөкем сөрә, борчу - хәсрәтләрең онытылып тора. Мәчет белән танышып, истәлеккә ошаган сувенирларны сайлап алганнан соң, юлыбызны дәвам иттек. Кол Шәриф мәчетеннән ерак түгел генә урнашкан Эрмитаж музеенда "Ибн Фадлан эзләре буйлап: Багдадтан Болгарга хәтле сәяхәт" экспозициясе белән Люция апа үзе таныштырып барды. IX гасыр уртасы, X башына караган экспонатлар бездә зур кызыксыну уятты. Алтын, көмеш тәңкәләр, бизәнү әйберләре, савыт- саба, киемнәр - болар барысы да тарих буйлап ерак гасырларга алып китә. Кием дигәннән, экспонатлардан бик зур размердагы берсе янында озак кына тукталып тордык. Пәлтә дисә, пәлтә түгел, җитмәсә, яртысына гына да безнең кебек гәүдәле ике кеше сыяр. Тукымасы атласка да ошаган, ефәк кергән урыннары да бар. Еллар үзенекен иткән инде, төсләрен бик аерып бетереп тә булмый. Безнең кызыксынуны күреп, шунда утыручы апаларның берсе килеп, аңлатма биреп үтте. " Ул чордагы хатын - кыз киеме", дигәч бөтенләй дә аптырадык. Шулай зур гәүдәле булдылар микәнни дип уйларга өлгермәдек, апа "эченнән калын итеп мех тегелә торган булган " дип өстәп куйды. Шулайдыр, болай бик юка күренә.

Көн уртасы килеп җитеп, узып киткәнне сизми дә калганбыз. Авыл апайлары бу вакыт эчендә самавырын бер генә кайнатмый. Шуңа да чәй эчәсе килеп, Бауман урамына таба юл алдык . Ә бу урам үзе бер шәһәр. Кеше бик күп түгел, башлыча реклама таратучылар. Анда - монда ят телдә сөйләшкән туристлар да очраштыргалый. Бер егет гитарага уйнап җыр башкара, янында икенчесе башлыгын тотып кешедән - кешегә акча теләнә. Әбиләргә кызык. Аннан бигрәк үтеп - сүтеп йөрүчеләргә. Күз алдына китерегез, бер төркем ак шәлле тәбәнәк кенә әбиләр Казанның иң үзәк урамыннан теркелди. Авылда күрше урамга да җәяү йөрмәгән авыл әбиләре бит алар. Шуңа да карамастан, "ых" дигән сүзләре дә чыкмады.

Чәйләп алганнан соң, Бауман буйлап автобуска таба барабыз. Җир асты юлына 17 кеше бергәләшеп төшеп киттек. "Татарстан" гостиницасы каршындагы тукталышка чыктык, ике кешебез җитешми. Көтеп тә карыйбыз, төшеп эзләп тә мендек, юк булгач юк инде. Алар сату ноктасында әйберләр карап, бөтенләй икенче якка килеп чыкканнар икән. Көчкә табыштык, бергәләшеп көлештек.Тик барыбер алар дөрес яктан чыккан булып чыкты, автобуска таба юл буйлап шул якка киттек.

Тамак тук, өйгә кайту шатлыгы да юк түгел, кайту юлында барыбызның да кәефләр күтәренке иде. Ветераннар арасында узучы "Балкыш" фестиваленә әзерлекне дә автобуста башлап җибәрде Мәңгәр өлкәннәре. Җырларны искә төшереп, чыгыш ясар өчен концерт номерларын барлап кайта торгач, Әтнәгә җиткәнебезне сизми дә калганмын. Редакция каршында төшәр алдыннан арабызда иң хөрмәтле кешеләрнең берсе булган Люция апага сорау бирергә өлгердем.

  • Кая эләктем мин димәдегезме?

  • Юк , сеңлем, мин Мәңгәрләрем белән. Шуңа куанып бетә алмыйм.

Әнә шул җөмлә барын да аңлата да инде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: