Әтнә кешесен абыйсы чәнчеп үтергән
Чыгышы белән Әтнәдән булган Арчада яшәүче ир-атны бертуган абыйсы пычак белән чәнчеп үтергән. Фаҗига аларның Арча шәһәрендәге фатирында булган. Эчү белән мавыгучы, беркайда да эшләмәгән ир-атлар спиртлы эчемлекләр кулланып, мәҗлес ясап утырганда эләгешеп киткәннәр. Шулай итеп аракы бер йортка берьюлы ике кайгы китергән- туганнарның берсе кулга алынган, икенчесе мәңгегә күзләрен...
Чыгышы белән Әтнәдән булган Арчада яшәүче ир-атны бертуган абыйсы пычак белән чәнчеп үтергән. Фаҗига аларның Арча шәһәрендәге фатирында булган. Эчү белән мавыгучы, беркайда да эшләмәгән ир-атлар спиртлы эчемлекләр кулланып, мәҗлес ясап утырганда эләгешеп киткәннәр. Шулай итеп аракы бер йортка берьюлы ике кайгы китергән- туганнарның берсе кулга алынган, икенчесе мәңгегә күзләрен йомган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев