Әтнә таңы

Әтнә килене үз кайнанасын мактый

Әйе, гаҗәпләнмәгез, мин бүген кайнанам турында язарга булдым. Әйе, мактап язарга. Горурланып. Сөенеп. Яратып. Ул моңа лаек. Мин, уньеллык килен стажы булган кешенең бу юлларны язарга, кайнанам турында бер-ике авыз сүз әйтергә хакым бардыр, дип саныйм.

Реклама

Минем Әнкәй заманында әллә нинди постлар биләгән эшлекле ханым да, танылган шәхес тә түгел. Гап-гади авылда яшәүче, гап-гади татар хатын-кызы, татар әбисе ул. Әллә кайда түгел, үзебезнең Әтнәнең үзебезнең Кү­әм авылында гына яши. Чишмәле Сап авылында туып, 17 яшендә Мәхмүт әт­кәйгә кияүгә килгән дә, төшкән урынын­да таш булган: колхозда эшләгән, балалар үстергән, дөнья көткән Һин­дия Хәбибулла кызы Батталова. Исе­ме дә үзе кебек ягымлы аның. Дөресен әйткәндә, Әнкәйнең мине кат-кат уйландырган, гаҗәпләнеп-сокландырган сыйфатлары бихисап. Менә шу­ларның берничәсе.
Әнкәйнең дингә мө­нә­­сә­бәте. Кайна­нам үз го­ме­­рендә дин сабаклары ал­ма­ган, мәдрәсә тәмамламаган, әмма аның кү­ңелендәге Аллаһка их­лас мә­хәб­бәте, тәкъвә­лыгы, дин кануннарын тө­гәл үтәве күпләргә үрнәк итеп куярлык. Шәһәрбану әбисе, Гарифәбану әнисе бишектән үк сеңдергән иман нуры, дин нигезләре Әнкәйне гомер буе озата бара. Бик дини булган аның әни­се, ачлыктан тил­мергән авыр еллар­да да, кайчак сәхәрдә бер йотым су эчеп, елына өчәр ай уразасын тоткан, 4 кызына да үзенең белгә­нен, үзенең инанганын бөртекләп өйрәтеп калдырган. Әнкәй ба­лачагын менә ничек искә тө­шерә: "Ризыкның бик кадерле еллары. Әни миңа, кызым, иртәгә уразага кер­сәң, сәхәргә йомырка пе­шереп бирер­мен, дип әйтә. Мин шул йомыркага кы­­зыгып, ураза тотарга ризалашам". Ме­нә кайдан килә ул 75 яшьлек Әнкәйнең әле бүген дә бер көн калдырмый ураза то­туы, биш вакыт намазын төгәл үтәве. Аңа бит ул әнисенең күкрәк сөте белән үк кергән! Соңгы вакытта традицион ислам дигән төшенчә еш яңгырый. Иң кызыгы, дөресрәге иң кызганычы, әлиф­не таяк дип тә белмәүчеләр авыз суы корыта әлеге гыйбарә белән. Ми­­немчә, традицион ис­лам - буыннан-буынга, нә­селдән-нә­селгә күч­кән, гаиләнең яшәү рә­ве­шенә әйләнгән ди­ни ка­нуннар булырга тиеш, нәкъ менә безнең Ән­кәй ми­салындагыча.
Әнкәйнең мәгърифәткә мө­­нәсәбәте. Кайнанам кайнатам белән 5 ба­ла тәрбияләп үстергән­нәр һәм аларның бишесенә дә югары белем биргәннәр. 7 класс белемле, го­­мер буе үз авылыннан чит­кә чыгып йөрмә­гән Ән­кәй балалары мәсьә­лә­сендә әнә шундый зи­рәк­лек күрсәткән. Хәзер өч­­ле капчыгы да югары бе­лем ала, ә бит элек вуз­га керү, анда уку чын мәгъ­нәсендә энә белән кое казуга тиң булган. Ән­кәйнең бүген ике кызы - Нурия, Рания - медик, ике кызы - Сүрия, Ләй­сән - журналист; улы, ирем Ал­маз - физик-радиотехник. Һәркайсы тормышта үз урыннарын тапкан ке­ше­­ләр. Кайнанам өчен мон­нан да зур бәхет дөнья­да юк.
Әнкәйнең ризыкка, аш-суга мөнәсәбәте. Әйтеп узганымча, ул бик дини. Әнә шуңадыр да, кайнанам исрафчылыкка нык каршы. Валчык икмәк, бер телем ризык әрәм булу - Әнкәйнең бәгырен кисә, борчый, кайгыга сала. Мин дә аннан сакчыллыкка өйрәнәм. Шунысы куанычлы, әлеге сыйфат Әнкәй тәрбиясе белән балаларыбызга да күчә бара. Кайнанам аш-суга да бик оста. Аның пәрәмәчләрен, гөбәдияләрен ашап караган кеше әле дә сагынып сөйли. Әмма әнкәй, зирәк татар хатын-кызы буларак, кухняны тулысы белән миңа тапшырды. Нәрсә генә пешерсәм дә, ни генә әзерләсәсм дә, "Хисапсыз тәмле булган бу"- дип, мактап туялмый, рәхмәт аңа. Әйе, нәрсә тотсам, шуны пешерә алырлык тәҗрибәле килен инде мин, тик шулай да әле һаман да Әнкәйдән өйрәнәм. Борынгыча әзерләнгән балан катыгы, корт, кабартма - барысын да санап бетерү мөмкинме? Күбесен дәфтәремә язып куям. Онытылмасын дим. Аның киңәше, хәер-фатихасы белән әзерләнгән ризыклар тәмле дә, бәрәкәтле дә була.
Әнкәй бер кайчан кеше гайбәтенә кер­мәс, урам сүзен җыярга капкадан да атлап чыкмас. Үз тормышы, үз дөнья­сын­да кайнаган, кешенекенә кызыкмас, башкалардан көнләшүне белмәс зат ул. Матди байлыкка җаннарны сатар­га әзер бүгенге заманда кайнанам күңелен әнә шулай саф килеш саклап яши белә. Рәхмәт аңа, балаларыбызны бар җан җылысын, йөрәгенең яктысын би­реп тәрбияләшә. Чыгып китсәк, өебез­гә йозак эләсе юк, кайтып керсәк, чәй кай­наган, балалар караулы. Безгә хә­ер-дога теләүче, өебезнең нуры булып яшәүче Әнкәйгә җырдагыча кояш гоме­ре телим. Дөнья бәһасе торырлык, гаи­ләм, балалар дип җан атып яшәүче ирем­нең Әнисе бит син!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: