Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә китапханәчеләре 25 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде

Ел саен Мәдәният министрлыгы республикабыз китапханәләре арасында "Иҗади эзләнү" бәйгесе игълан итә. Быел әлеге бәйгегә Әтнә үзәк китапханәсе коллективы Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилеена багышлап, сугыш чоры балаларының истәлекләрен туплап чыгарган "Яралы балачак" китабы белән катнашты һәм җиңү яулап, 25 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде. Әлеге премия безнең Әтнә үзәк...

Ел саен Мәдәният министрлыгы республикабыз китапханәләре арасында "Иҗади эзләнү" бәйгесе игълан итә. Быел әлеге бәйгегә Әтнә үзәк китапханәсе коллективы Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилеена багышлап, сугыш чоры балаларының истәлекләрен туплап чыгарган "Яралы балачак" китабы белән катнашты һәм җиңү яулап, 25 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде.

Әлеге премия безнең Әтнә үзәк китапханәсенә, Яр Чаллы шәһәре һәм Чистай районының Каргалы авыл китапханәсенә генә бирелә.

Калганнар Рәхмәт хаты белән бүләкләнә.

- Бөтен Әтнә төбәге өчен үтә кадерлегә әверелгән әлеге китап өчен үзләренең истәлекләре белән уртаклашкан районыбызның сугыш чоры балаларына, басманы әзерләүдә нәтиҗәле хезмәт куйган барлык райондашларыбызга һәм шулай ук китапны нәшер иткән "Яз" нәшрияты хезмәткәрләренә Әтнә үзәк китапханәсе исеменнән чын күңелебездән олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Иң изге нияттән башланган эшебез бүген күркәм нәтиҗәләре белән сөендерә, киләчәктә тагын да күбрәк игелекле уй-гамәлләргә рухландырыр дип ышанып калабыз, - диләр китапханәчеләребез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев