Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә китапханәчеләре тарих яза

Шатланып хәбәр итәбез: ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан үткәрелгән иҗади проектлар конкурсының җиңүчеләре исемлегендә безнең Әтнә үзәк китапханәсенең "Тарихны үзебез язабыз" проекты да бар. Проектның авторы - үз эшенә ихлас бирелгән хезмәттәшебез, Әтнә үзәкләштерелгән китапханәләр системасы методисты Галимҗанова Рания Фоат кызы. Заман белән бергә атлаучы китапханәче булу бер дә җиңел түгел....

Шатланып хәбәр итәбез: ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан үткәрелгән иҗади проектлар конкурсының җиңүчеләре исемлегендә безнең Әтнә үзәк китапханәсенең "Тарихны үзебез язабыз" проекты да бар. Проектның авторы - үз эшенә ихлас бирелгән хезмәттәшебез, Әтнә үзәкләштерелгән китапханәләр системасы методисты Галимҗанова Рания Фоат кызы.

Заман белән бергә атлаучы китапханәче булу бер дә җиңел түгел. Моның өчен күп укырга, күп белергә, иң мөһиме башкарган хезмәтеңне яратырга кирәк . Рания Фоатовна - әнә шундыйларның берсе.

ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан үткәрелгән, алда искә алынган әлеге проектта катнашып, китапханә 120 меңлек грант отты. "Бу грант Әтнә районы китапханәләре тарихы турында нәшер ителәчәк китапка сарыф ителәчәк. Китап өчен мәгълүмат җыю эше инде башланып та китте",- диләр китапханәчеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев