Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә китапханәчеләренең үз китабы

Ялгыш ишетмәдегез, чынлап та районыбыз китапханәчеләренең "Китап иле - серле дөнья" Әтнә районы китапханәләре тарихыннан, дип исемләнгән үз китаплары бар хәзер. Әле күптән түгел генә дөнья күргән бу китапны алар үзләре откан грант акчасына чыгардылар. Йөздән артык фотосы, 20 китапханәнең тарихы кергән бу китап, кызганычка каршы, 150 данә генә. Чөнки...

Ялгыш ишетмәдегез, чынлап та районыбыз китапханәчеләренең "Китап иле - серле дөнья" Әтнә районы китапханәләре тарихыннан, дип исемләнгән үз китаплары бар хәзер.

Әле күптән түгел генә дөнья күргән бу китапны алар үзләре откан грант акчасына чыгардылар. Йөздән артык фотосы, 20 китапханәнең тарихы кергән бу китап, кызганычка каршы, 150 данә генә. Чөнки бүләк акча артыгына җитмәгән.

Китапның кереш өлешен үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Алсу Камил кызы Әскәрова үзе язган.

- Безнең Әтнә төбәгендә беренче уку йортлары, китапханәләр барлыкка килү тарихы 1919 елларда ук башлана. Китапханәнең үсеш юнәлешендә һәр чор кызыклы һәм әһәмиятле вакыйгаларга бай була. Баксаң бер гасырлык тарихы бар икән китапханәләребезнең. Тарих өчен бер гасыр вакыт күп тә түгелдер, әмма шушы аралыгындагы мәгълүматны барлап, киләчәк өчен туплап куймасаң хәтер югала. Китапта район китапханәчеләре тарафыннан Әтнә төбәге китапханәләре тарихына кагылышлы төрле чыганаклардан берәмтекләп туплап җыелган мәгълүмат, бөтен гомерен китапханәгә багышлаган өлкән яшьтәге остазларыбызның һәм авылдашларыбызның истәлекләре, китапханә эшчәнлеген чагылдырган фоторәсемнәр урын алды. Һәр китапның үз укучысы булган кебек, безнең бу китабыбыз да үзенең лаеклы дустын табар дип ышанабыз", - дип язган ул. Шулай булыр, Алла боерса.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев