Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә китапханәсе XXI гасырда

РМБИЦка - 95 ел Республика медицина китапханә-мәгълүмат үзәгенә (РМБИЦ) быел 95 ел тула. Әтнә үзәк больницасында 1993 елдан эшләп килүче китапханә РМБИЦның бүлекчәсе булып тора. Китапханә эшчәнлегенең төп юнәлеше - районның сәламәтлек саклау белгечләренә китапханә-библиография хезмәте күрсәтү. Соңгы вакытларда китапханәнең иҗтимагый институт буларак кирәклеге шик астына алынды. Чыннан да, теләсә-нинди...

РМБИЦка - 95 ел

Республика медицина китапханә-мәгълүмат үзәгенә (РМБИЦ) быел 95 ел тула. Әтнә үзәк больницасында 1993 елдан эшләп килүче китапханә РМБИЦның бүлекчәсе булып тора.

Китапханә эшчәнлегенең төп юнәлеше - районның сәламәтлек саклау белгечләренә китапханә-библиография хезмәте күрсәтү. Соңгы вакытларда китапханәнең иҗтимагый институт буларак кирәклеге шик астына алынды. Чыннан да, теләсә-нинди мәгълүматны интернеттан алып булгач, китапханә нигә кирәк? Әмма бу беренче карашка гына шулай тоела. Без, мәсәслән, кулланучыларыбызның һөнәри компетентлык дәрәҗәләрен тиешле югарылыкта тоту өчен, интернеттагы китап һәм журналлардагы бик тә кирәкле мәкаләләргә бушлай керә алмауларын беләбез. Аеруча мөһим басмаларның кайберләре белән генә танышыр өчен генә дә еш кына күтәреп булмастай финанс чыгымнары таләп ителә.

Моннан чыгу юлы - китапханә һәм мәгълүмат үзәкләренең мөмкинлекләреннән файдалану. Мәгълүмат чыганакларын эзләү, алар белән танышу күп вакыт таләп итә, ә без эшләгән сәламәтлек саклау системасы җитәкчеләрендә, эшләүче табибларда вакытка кытлык һәрвакыт зур. Бүгенге көндә җәмгыятькә әдәбиятны сайлый һәм биреп җибәрә торган элекке китапханә түгел, ә бәлки җәмгыять чынбарлыгына яраклашкан, кулланучыларның ихтыяҗларын максималь рәвештә канәгатьләндерүгә һәм алдан белеп торуга ориентлашкан күпкырлы учреждение-партнер кирәк.

РМБИЦ сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең барлык категорияләрендә булган мәгълүматка ихтыяҗ динамикасын күзәтеп бара, нәтиҗәдә, продукция һәм хезмәтләрнең ассортименты үзгәртә. РМБИЦта китапханә, библиография, мәгълүмат һәм нәшерлек хезмәтләренең тулы комплексын алырга мөмкин. Аларның кайбер төрләре интернет аша да тормышка ашырыла.

Бу хезмәтләр турында үзәкнең сайтына кереп белешергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев