Әтнә китапханәсенә сез сораган китапны бүләк иттеләр.

Татарстанның Әтнә районы зиратларындагы гарәп язулы борынгы кабер ташларына багышланган хезмәт басылып чыкты. Бу хакта берничә тапкыр хәбәр иттек. Китапның авторы - Татарстан фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани институты өлкән фәнни хезмәткәре Айдар Гайнетдинов. Хәбәрне ишеткәч тә, укучыларыбыз бу китапны кайдан табып була, дип сорадылар. Кичә автор район үзәк китапханәсенә китабын бүләк...
Татарстанның Әтнә районы зиратларындагы гарәп язулы борынгы кабер ташларына багышланган хезмәт басылып чыкты. Бу хакта берничә тапкыр хәбәр иттек. Китапның авторы - Татарстан фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани институты өлкән фәнни хезмәткәре Айдар Гайнетдинов. Хәбәрне ишеткәч тә, укучыларыбыз бу китапны кайдан табып була, дип сорадылар. Кичә автор район үзәк китапханәсенә китабын бүләк итте. Алып укый аласыз.
Шулай ук кичә узган республикакүләм конференциядә автор- филология фәннәре кандидаты "Әтнә районы эпиграфик истәлекләре" китабын тәкъдим итте.
"Мирас буларак гарәп язулы борынгы кабер ташлары бездә бик күп сакланып калган, - ди Айдар Гайнетдинов. - Алар халыкның тарихын, мәдәниятен, телен өйрәнүдә, һичшиксез, зур әһәмияткә ия. Шуларны истә тотып, ТР Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты аларны җентекләп өйрәнү эшенә кереште.
-2016 елда Татарстан Республикасы Арча районында сакланган борынгы кабер ташларына багышланган китап басылып чыккан иде. Әтнә районының борынгы кабер ташлары әле һаман фәнни-практик яктан тулысынча өйрәнелмәгән. Андагы татар авыллары зиратларында һәм аерым каберлекләрендә хәзерге көннәргә кадәр юкка чыкмыйча сакланып калган бөтен ташъязма истәлекләрне барлау һәм өйрәнү өчен 2016 елның яз һәм көз айларында без берничә фәнни экспедициягә чыктык. Шул рәвешле, 1939 елга хәтле вафат булган кешеләргә куелган гарәп язулы кабер ташларының һәрберсен эзләп табып, фотога төшердек, үлчәмнәрен алдык һәм текстларын укыдык. Эшебезнең нәтиҗәсе игътибарыгызга тәкъдим ителә торган әлеге китапта тулаем чагылды, - ди автор.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
22 гыйнвар 2021 - 18:05Татарстанда коронавирус инфекциясенең тагын 86 очрагы теркәлгән Узган тәүлектә 82 кеше терелгән.100
-
22 гыйнвар 2021 - 17:00Әтнәдә бүген кич хоккей булачак Олы Әтнә боз мәйданчыгын да, башлана 20:00 сәгатьтә.2900
-
22 гыйнвар 2021 - 16:35Казанда коронавирустан тагын өч вакцинация пункты ачылды Covid-19дан прививканы 60 медицина учреждениесендә ясарга була, тагын 11дә алдан язылу алып барыла.2800
-
22 гыйнвар 2021 - 16:11Дусым авылында яшәүче туганнан туган абыебыз Кашшапов Рәфкать Кашшап улының 22 гыйнварда 85 яшь тулган көне. Олы хөрмәткә лаеклы туганнан туган абыебыз, сине ихлас күңелдән туган көнең белән котлыйбыз! Сиңа ныклы сәламәтлек, бәхетле озын гомер, тән сихәтлеге1600
-
22 гыйнвар 2021 - 15:09Татарстан Пенсия фонды 2021 елда пенсия билгеләү тәртибен аңлатты Пенсия билгеләү өчен кешенең иминият стажы 12 елдан да ким булмаска тиеш.4800
-
22 гыйнвар 2021 - 13:0022 гыйнварга көндәлек йолдызнамә Бүген йолдызлар нәрсә вәгъдә итә икән6700
-
22 гыйнвар 2021 - 11:30Венгрия «Спутник V» препаратын коронавирус инфекциясенә каршы куллануны хуплады Препарат тизләтелгән процедура буенча теркәлде.4900
-
22 гыйнвар 2021 - 10:25Татарстан укучылары финанс грамоталылыгын онлайн-дәресләрдә өйрәнә алачак 2021 елның 21 гыйнварында мәктәп һәм көллият укучылары, шулай ук балалар йортларында һәм мәктәп-интернатларда тәрбияләнүчеләр өчен «финанс грамоталылыгының Онлайн-дәресләре» проектының язгы сессиясен башлап җибәрә.4200
-
22 гыйнвар 2021 - 09:35Ә сез юл йөрү кагыйдәләрен беләсезме? "ЮИД" берләшмәсендә "юл билгеләре иленә сәяхәт"дип исемләнгән юл йөрү кагыйдәләре буенча практик дәрес узды.5900
-
22 гыйнвар 2021 - 07:50Казан дәүләт медицина университетында «Ак халатлы фәрештәләр - Ангелы в белых халатах» медицина фестивале узачак Казан дәүләт медицина университетында студентлар һәм абитуриентлар өчен тугызынчы ел рәттән “Ак халатлы фәрештәләр” дип исемләнгән медицина фестивале үтәчәк.6700
-
21 гыйнвар 2021 - 20:25Сигез кешене үтерүдә гаепләнүче Рамил Шәмсетдиновка хөкем карары чыгардылар Армиядәге җинаяте өчен солдат 24 ел һәм алты айга каты режимлы колониягә озатыла.16600
-
23 декабрь 2020 - 10:02Яруллина Рамина, 8 яшь
-
23 декабрь 2020 - 10:02Сираҗиева Әдилә, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:15Василова Алия, 1 сыйныф
-
22 декабрь 2020 - 14:15Хәбибуллин Рәзил, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:12Хайруллин Ринат, 6 яшь
-
16 гыйнвар 2021 - 15:11Иң зур күрсәткеч - Әтнәдә Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының сөт җитештерү һәм сату буенча 15 гыйнвар сводкасында, Әтнә районы элеккечә үк исемлекнең башында.21800
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02Яңа Шашы авыл җирлегенә керүче авылларда балалар мәйданчыклары булдырыла Авыл җирлеге 5 авылны берләштерә, агымдагы елны 4сендә булачак ул.32400
-
13 гыйнвар 2021 - 10:30
-
19 гыйнвар 2021 - 12:00Әтнәдә Covid-19 инфекциясенә каршы вакцина кадату башландыТеләгән һәр кеше Әтнә шифаханәсендә яңа типтагы коронавирус инфекциясенә каршы вакцина кадата ала.38000
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.48300
-
19 гыйнвар 2021 - 12:00Әтнәдә Covid-19 инфекциясенә каршы вакцина кадату башланды Теләгән һәр кеше Әтнә шифаханәсендә яңа типтагы коронавирус инфекциясенә каршы вакцина кадата ала.38000
-
21 гыйнвар 2021 - 16:20Күрше районда коточкыч авария Бүген Саба районы Иске Икшермә – Килдебәк юлының 11+500нче километрында коточкыч юл-транспорт фаҗигасе булды.32100
-
20 гыйнвар 2021 - 15:11Күз тимәсен үзенә Олы Әтнәдә яшәүче Мәсхүдә Хәкимовага 90 яшь тулды.27300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика