Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә китапханәсендә – “Туфан укулары”

2015 нче елның 9 декабрендә татар поэзиясендә тирән эз калдырган шагыйребез Хәсән Туфанның тууына 115 ел була. Шуны истә тотып, Әтнә үзәк китапханәсе коллективы китапханәнең бер көнен шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлына багышларга һәм аны "Туфан укулары" дип уздырырга планлаштырды. - Көн дәвамында без әдәбият сөючеләребез игътибарына шагыйрьнең тормыш һәм...

2015 нче елның 9 декабрендә татар поэзиясендә тирән эз калдырган шагыйребез Хәсән Туфанның тууына 115 ел була. Шуны истә тотып, Әтнә үзәк китапханәсе коллективы китапханәнең бер көнен шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлына багышларга һәм аны "Туфан укулары" дип уздырырга планлаштырды. - Көн дәвамында без әдәбият сөючеләребез игътибарына шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы турында тирән эчтәлекле әңгәмәләр, презентацияләр, документаль фильм, "Сездә идем, мәңге сездә калам..." китап күргәзмәсенә күзәтү тәкъдим итәчәкбез. Бу көнне шагыйрьнең сүзләренә язылган җырлар, исән вакытта үз тавышы белән яздырылган шигырьләре, аның сүзләренә язылган җырлар яңгыраячак. Шулай ук теләге булган һәркем "Бәйлисе бар йөрәкне..." әдәби марафонында да катнаша ала.

Әлеге марафонда Х.Туфанның шигырьләрен иң оста сөйләүчеләрне китапханәбездән истәлекле бүләкләр дә көтә. Кадерле укучылар! Сезне буген, 9 декабрь көнне, китапханәбездә "Туфан укулары" нда көтеп калабыз. Ялыгызны файдалы һәм кызыклы итеп уздырыгыз! - диләр китапханәчеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев